ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ГАЯТЬ ЗУР ПРЕМЬЕРАГА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

Бүген, 10 мартта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның төп премьерасына әзерлек башланды. Театр бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның иң соңгы әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Әдипнең “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелачак “Соңгы әсәр” драмасының инсценировка авторы – Илһам Гали. Бүген әлеге әсәрне күмәк уку оештырылды.

Республика сәнгатендә зур вакыйга булачак әлеге спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела. Драма Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Бөтен труппаны диярлек җәлеп итәчәк әлеге саллы спектакльне театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерә.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте