Уку йортларында ажиотаж

Абитуриентларның һәм аларның ата-аналарының җәйге ял турында уйларга вакытлары юк. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен  югары уку йортларында бушлай урыннар  җитмәячәк. Шунлыктан, өлкәннәр финанс мәсьәләсен хәл итү белән мәшгуль. Барлыгы 10 мең 500 бюджет урыны бар. Ә мәктәпне тәмамлаучылар 4 меңгә күбрәк. Илнең башка төбәкләреннән килгән абитуриентлар да шактый. Конкурс  зур. Кайбер факультетларда бер урынга 100 кеше туры килә. Түләүле бүлекләрдә дә ажиотаж.

Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе умарта корты оясын хәтерләтә. Абитуриентлар чиратка баскан. 60 меңнән артык егет һәм кыз  документларын тапшырган. Һәркемнең бюджет урынына эләгәсе килә. Көндәшлек зур. Мәсәлән, дәвалау эше һөнәре буенча  көндезге бүлеккә бер урынга 37 кеше дәгъвалый. Лингвистика буенча бер урынга — 100, ә гамәли  информатика буенча — 13 кеше туры килә.

«Ни өчен гуманитар факультетларга шулкадәр урыннар аз?» — дип гаҗәпләнә документларын тапшырырга килгән Евгения Глухова. —  Менә минем танышларым күпкә ким баллар белән техник факультетлардагы бюджет урыннарына укырга керделәр».

Евгениянең  бюджет урынына өмете бөтенләй юк. Аның телевидениедә эшлисе килә. Ә анда акча түләп кенә белем алырга мөмкин.

– Журналистика, нигездә, түләүле. Яңа юнәлешләр – телевидение, блог өлкәсендә эшләүчеләр бүлекләре  кертелә. Аккредитация алгач, бюджет урыннары да булачак, — дип җавап бирә КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Бу Россия икътисадына телевидение хезмәткәрләре кирәк булган очракта эшләнәчәк. Ә менә юристлар һәм икътисадчыларга ихтыяҗ азрак.  Шуңа күрә  бюджет урыннары бер ярым процентка киметелде. Әдәбият, тел белеме, туризм һәм китапханә эше бүлекләрендә дә  бушлай вакансияләр кимеде. Һәр дүртенче абитуриент кына федераль университет студенты була алачак. Шуларның өчтән бер өлеше  бушлай  укый алачак. Иң арзан күләмдә акчаны педагогика, антропология, тарих, фәлсәфә бүлегендә укучыларга түләргә туры киләчәк. Бер елга 100 мең сумнан артык. Теш дәвалау бүлегендә белем алу кыйммәт. Медицина университетында елына 175 мең сум, ә федераль университетта 5 мең сумга кыйммәтрәк. Ә белемне инглиз теле методикасы буенча алганда,  ул ярты миллион сумга төшә.

Бәяләр ничек формалаша? Тарихчыны әзерләү җиңелрәк. Аңа врачлар әзерләүгә караганда, чыгымнар азрак тотыла. Физика белгечләрен әзерләү шулай ук чыгымлы, уку ярдәмлекләре, махсус заманча җиһазлар кирәк, ди И. Гафуров.

Әгәр теш дәвалаучылар укуны тәмамлагач,  уку өчен киткән акчаны 3-4 ел эчендә кайтарса, музей хезмәткәрләренә ул мөмкинме икән? Музеология һәм мәдәни мирас объектларын саклау  белгечлеген алу өчен елга 170 мең сум чамасы түләргә кирәк. Бу тарифны  Россия  хөкүмәте билгеләгән.  Белгечләр әзерләү өчен бюджеттан шулкадәр акча тотыла. Ә югары уку йортларының аны киметергә хокуклары юк. Илшат Гафуров хәлдән чыгу җаен эзләячәкләрен әйтте. Бәлки федераль түрәләрне  кайбер һөнәрләрнең бу кадәр кыйммәт торырга тиеш түгеллегенә инандырырга кирәктер?