Укырга дөрес кердемме?

Укырга дөрес кердемме? КФУ, студент, журналистика, практика, фикер
Кешене рәсем ясарга өйрәтә алу,аннан рәссам чыга дигән сүз түгел әле. Журналист һөнәре белән дә нәкъ шулай, минемчә.
Кем ул журналист? Иң беренче чиратта ул — халыкка нәрсә кирәген төгәл белүче, гади кеше. Әмма аның бар сере шул гадилектә инде. Аның үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсе булып, ни өчен журналист буласы килү теләген аңлавы мөһим.
Мин үземнән журналист чыгар дип уйламасам да, бу өлкә белән кызыксынуым көчле. Бу һөнәр ияләренә кечкенәдән сокланам. Аларда булган көч, дәрт, энергия, осталык җәлеп итә мине.
Берәр газета-журналга кыскача журналистик күзәтү ясарга кирәклеген мин соң гына белдем. «Идел» журналы турында мәгълүмат җыю йөкләнде миңа. Ярый соң. Интернет заманы, эзләнергә тотындым. Сайтын таптым. Үземә кирәк мәгълүматны эзләдем, җыйдым.
Эш моның белән тәмам түгел. Редакцияга барырга кирәклеге турында сүз чыкты. Төркемдәш кызларымның кайберләре инде барырга да өлгереп, анда булган хәлләрне сөйлиләр.
Аларның сөйләүләре күңелне кытыклады тагын, мин дә киттем. Дөресрәге ул көнне барырга исәпләмәгән идем, төркемдәш кызым, йоклап йөргән җиремнән уятып, алып китте.
Барыр юлда бер апа очрады. Юлның икенче ягына кайсы тирәдән чыгып булуы турында сорады ул бездән. Без аны озын юллардан йөртеп, юлның икенче ягына чыгардык үзе. Монысы мөһим түгел. Исемә төшеп китүдән генә.
«Татмедиа»га беренче баруым түгел. Шуңа да, керү юлы һәм шулай ук эчке яктан да ул миңа таныш иде. Башта төркемдәш кызымның эшләрен бетердек, аннары «Идел»гә юнәлдек.
“Идел” редакциясе җиденче катта урнашкан.Анда шундый рәхәт,иркен. Кыюсыз гына,редакция ишеген ачтык. Күп-күп карашлар “яуды” безгә. Нинди максатлар белән килүебезне белгәч, журналыбызның баш мөхәррире Радик Сабиров безне үз бүлмәсенә дәште.
Җанлы әңгәмә барышында,редакция алдында торган проблемалар яктыртылды. Яшьләрнең укырга яратмаулыгы һәрберебезгә билгеле.Радик абый да бу хакта искәртте. Чыннан да,яшьләр журналы бит.
Нәтиҗә ясап,ул безгә : «Менә шушы өч-дүрт мең кеше языла икән, димәк әле укучы бар.Һәм шушы төркем өчен без барыбер эшләргә тиеш», -диде. Мине бу сүзләр сокландырды.
«Идел» редакциясенең ишеге һәркем өчен ачык. Сезне, һичшиксез, якты йөз белән каршы алачаклар. Яшьләрне бик яраталар һәм көтәләр анда.
Редакциядән кайткач та, өйгә шалтратып «Идел» журналына язылачагыбыз турында хәбәр бирдем. Ризалаштылар.
Рәхмәт «Идел»гә! Ул мине тагын да илһамландырды,канатландырды. Шулай да күбрәк журналдагы фотосурәтләр җәлеп итте мине. Бу өлкәдә дә кызыксынуым бик көчле. Фотожурналист – менә кайда ул минем киләчәгем. Бары аңа таба курыкмый, төпле адымнар белән атларга гына кирәк!

Алсу Замалеева