Яңа баскыч

Казан федераль университеты 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча бәйсез авторитетлы британ Quacquarelli Symonds (QS) басмасының 7 юнәлеше буенча дөнья вузларының предмет топ рейтингына керде. Бу турыда рейтинг нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында КФУ ректоры Илшат Гафуров сөйләде.

«Былтыр без бары тик 3 рейтингта гына күрсәтелгән идек, быел күрсәткечебезне яхшырттык. Мәсәлән, лингвистика буенча үз күрсәткечләребезне 50 позициягә югары күтәрдек, дөнья буенча 101-151, ә Россия буенча бу сан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче. «Коммуникацияләр һәм медиа» юнәлешендә дөньяда — 151-200, ә Россия буенча беренче урын. «Химия» юнәлеше белән беренче тапкыр предмет рейтингына кердек, дөнья рангы 401 — 450 урын, РФ буенча бишенче,» — диде И. Гафуров.

 

Пресс-конференция о Казанском федеральном универститете

Ул әйтүенчә, мондый рейтингларда катнашу вузның һәр институты (ә алар 18) ничек үскәнне һәм тулаем университет рейтингы үсешенә нинди өлеш кертү турында белү өчен кирәк.

«Берничә ел элек бу рейтингта без бөтенләй дә юк идек,» — дип искә төшерде КФУ ректоры.

«Лингвистика», «Журналистика» һәм «Химиядән» кала предмет рейтингына дөньяда 151 — 200 нче, ә Россия буенча өченче урын белән «Археология»,  дөньядагы 251 — 300, ә Россиядәге 2 нче урын белән «Инглиз теле һәм әдәбияты» фәне һ.б. кергән.

«Соңгы вакытта безне социаль-икътисади блокларны ташлап, бары тик табигый фәннәр белән генә шөгыльләнә башлаган өчен тәнкыйтьлиләр иде.  Барлык безгә кушылган вузларда да гуманитар юнәлеш булганга, без оптимизация чараларын үткәрдек, берсен дә ташламадык дип әйтәсем килә. Шуңа күрә рейтингта мондый күтәрелеш законлы күренеш, бу һәр блок буенча соңгы 4-5 ел эчендә эшләгән эш», — диде Илшат Гафуров.

Ул табигый фәннәр юнәлешен университетның «йөзен» билгели торган юнәлеш булуын билгеләп үтте. Моның белән бәйле рәвештә КФУда нефть табу, медицина һәм фармокология приоритетлы юнәлешләрнең берсе диде И. Гафуров.