Яңа медиа серләре

14-16 март көннәрендә КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе базасында студентларның Бөтенрәсәй «Взлет» digital-остаханәсе үтә.   3 көн дәвамында «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр», «Журналистика», «Маркетинг» һәм «Менеджмент» белгечлеге буенча укучы студентларны проектның генераль партнеры булган ПАО Сбербанктан реаль биремнәр, Россиянең зур агентлыклары һәм компанияләренең эш тәҗрибәсе мисалында һәм әйдәп баручы белгечләрнең осталык дәресләре белән digital-коммуникацияләр өлкәсенә кертү көтелә. 

Кичә Казан федераль университетында студентларның Бөтенрәсәй «Взлет» digital-остаханәсе төбәк этабы ачылу булып үтте. Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург һәм Казан студентлары яңа медиа, маркетинг һәм бизнес өлкәсендә үз белемнәрен арттырырга җыелды. Проектның финалы март ахырында Санкт-Питербургта узачак. Тулырак итеп биредә танышырга мөмкин.