Ялларыңны ничек уздырасың?

Атна буе параларга йөреп, көннәр-төннәр буе дәресләр әзерләп арыган студентларның, ял көннәрен күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрәсе килә. Безнең КФУ студентлары арасында төрле районнардан, авыллардан килеп укучылар бик күп. Алар, әлбәттә, ял көннәрен авылга, әти-әниләре, туганнары янына кайтыр өчен көтеп алалар. Кайтып әниең пешергән тәм-томнардан авыз итеп, авыл һавасын сулап, кичен дусларың белән клубка кичке уенга чыгып күңел ачу үзе ни тора бит. Авылда яшәүчеләрнең ял көннәре, гадәттә шулай үтә. Ә бит безнең студентлар арасында Казанлылар да бик күп. Алар ял көннәрен ничек үткәрә икән? Шәһәребез көннән көн үсә, матурая. Ял итү өчен ниләр генә юк хәзер. Экскурсия ясыйм дисәң музейлар, парклар бик күп, күңел ачырга теләсәң — театр – концертлар.  Мин төрле институттагы студентлар арасында, ял көннәрен ничек үткәрүләре турында сораштыру үткәрергә булдым.

 Рания Хөсәенова, юридик факультет:

Мин үзем ял көннәрендә авылга кайтам. Ләкин Казанда булганда да дүрт стена арасында утырасы килми, вакытны күңелле итеп үткәрәсе килгән кешеләр өчен, монда барыр урыннар бик күп.Ял көнен көтеп тормыйм, буш вакыт, мөмкинлек чыгу белән чакырган жиргә барырга тырышам, театр, концертларга йөрергә бик яратам.

Лилия Туктарова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

Мин һәрвакыт ялларымны файдалы үткәрергә тырышам, вакытымны социаль челтәрләрдә утырып сарыф итмим. Соңгы арада Туфан Миңнуллинның публицистикасын укый башладым. Мин узем әле фотограф та, шуңа күрә буш вакытларга кызларга фотосет ясыйм. Яраткан эшем әз генә булсада акча китерсә, миннән дә бәхетле кеше юк инде.

Зөлфәт Галимов, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

Гадәттә, минем ял көннәрем КВНнарда уза. Чөнки үзем дә анда катнашам, башка студентларга да килергә, күрергә киңәш итер идем, чөнки монда бик күңелле атмосфера. Шулай ук минем хобби — гитарада уйнау, кайбер ялларда авылда дусларым белән җыелып, татарча да, урысча да җырлашып күңел ачып утырабыз.

Камилә Мостафина, Педагогика һәм белем бирү институты:

Мин ял көннәремне милли пакрларда, яшьләр көче белән оештырылган төрле чараларда, музей-театр, татарча концертларда үткәрергә яратам.

Тәбрис Гатауллин, Н.И Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты:

Ял көннәрен төрлечә үткәрергә була инде, ләкин беренче чиратта барысы да финанска, ягъни кесәгә суга. Мөмкинчелегем булган очракта, ял көннәрен дә күңел нәрсә тели, шуны эшлим, башта әйбәтләп ашыйм:)

Диана Азеева, Идарә, икътисад финанслар институты:

Мин үзем укыйм да, эшлим дә, шунлыктан ял көннәре башка студентларга караганда азрак туры килә. Андый көннәрне күбрәк якыннарым белән булырга тырышам. Берничә тапкыр квест уеннарында катнашканым бар, бүген ул бик актуаль һәм кызыклы. Миңа иң ошаганы шул булды, уенда йозаклар, кодлар, төрле ярдәмнәр аша килеп чыккан катлаулы хәлдән чыгу юлын табырга кирәк. Мондый очракта үземңне зирәклеккә дә, физик яктан да сынап карый аласың.

Булат Хисамов, А.Бутлеров исемендәге Химия институты:

Гадәттә мин ял көннәремне дә укуга багышларга тырышам. Күбрәк тәҗрибә туплыйсым килә. Ләкин шулай да дусларым һәм очрашып йөргән кызым белән берәр кая барырга, мәсәлән, паркта йөрергә вакыт табам.

Марсилә ФӘХРЕТДИНОВА, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе.