Ярты бәягә — планетарийга!

 Бүген, 25 гыйнвар,  Россиядә «Студентлар көне» буларак билгеләп үтелә, шулай ук аны «Татьяна көне» дип тә атыйлар.

Шул уңайдан, Казан федераль университеты 25-29 гыйнварда теләсә кайсы уку йорты студентлары өчен КФУ Планетариена керү билетына 50 процентлы ташлама тәкъдим итә.

КФУның Астрономия обсерваториясе базасында төзелгән заманча планетарий әле 2013 елда гына ачылган иде. Биредә күк йөзен телескоплар аша күзәтергә, интерактив экспозицияләр, астрономиягә багышланган күргәзмәләр белән танышырга мөмкин.

Бу көнне сезне мавыктыргыч программа көтә: интерактив экскурсия, сферик фильмнар, кызыклы астрономик лекцияләр һәм, әлбәттә, бу көнне ачык күк йөзе булса, телескоп янында кичке күзәтүләрдә катнашырга мөмкин булачак.