Зәңгәр экран серләре

Мәктәбебездә үткән очрашу вакытында КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры, «Darelfөnүn» газетасы хәбәрчесе Раил абый Садретдинов безне «Татарстан» ДТРКсенә экскурсиягә чакырган иде. 

2 нче мартта Казанның 111 нче мәктәп укучылар өчен бик шатлыклы  һәм дулкынландыргыч  вакыйга  булды. Без  Раил абый вәгъдә иткән экскурсиядә булдык. Ул безне үзе каршы алды, журналистика серләре турында сөйләде. Раил абый безне 1нче катта урнашкан радиотапшырулар бүлмәләренә алып керде.Анда без радиотапшыруларны оештыручы төрле белгечләр белән таныштык.

Менә  без 2 нче катка күтәрелдек. Анда телевидение урнашкан икән — телевидение дип аталган тылсымлы дөньяга кердек. Безне елмаеп, бер бик чибәр апа каршы алды. Раил абый  безне «Татарстан» каналының “Вести” тапшыруларын алып баручы, КДУның журналистика бүлеген тәмамлаган Диана Васыйлова белән таныштырды. Диана апа безгә  телевидение буенча экскурсия үткәрде.  Безне режисёрлар, операторлар, төрле белгечләр белән таныштырды. Алар безгә үзләренең хезмәтләре турында сөйләде. Диана апа безне телевидениенең йөрәге булган студиягә алып керде. Бу вакытта без үзебезне алып баручылар итеп хис иттек. Мөләем һәм сөйкемле  Диана апага рәхмәт әйтеп, 1 нче катка юнәлдек.

Раил абый безне радионың тавыш яздыру студиясенә чакырды. Безне тагын бер яңалык көтә иде — без үзебез интервью  бирәчәкбез икән. Дулкынланудан йөрәкләребез чабышкы атлардай тибә башлады. Раил абыйның   ягымлы, тыныч тавышын ишеткәч, үзебез дә сизмәстән тынычландык. Дулкынлануларыбызны онытып,  бирелгән сорауларга җавап бирә башладык. Кемдер укудагы, кемдер спорттагы, кемдер иҗаттагы  уңышлары белән уртаклашты. Язилә белән мин җырлап та күрсәттек. Эльмира белән Камилла үзләре язган шигырьләрен укыды. Сизелмичә  ике сәгать  үттеп тә  китте.

111 нчемәктәпнең 8 нче “А” сыйныфы укучысы Камалетдинова Камилла.