Уйласаң, уйлар бар

Вакытлар үтә, иске ел артыннан яңасы килә, шуның белән беррәттән замана да үзгәрә. Димәк, ул заманда яшәүче кешеләрнең тормыш рәвеше дә, җәмгыятьтә тоткан урыны да, уй-фикерләре дә үзгәреш кичерә. Мәсәлән, безнең әби-бабайлар яшәгән заманда туганлык хисе, бер-береңә һәрвакыт ярдәм кулы сузу, бердәмлек, тапкан малыңны башкалар белән бүлешә белү кебек сыйфатлар өстенлек иткән. Ул чорда интернет, планшет, ноутбук түгел, хәтта, гади генә өй телефоны да булмаган. Шуңа да карамастан, әби-бабаларыбыз дөрес тәрбия дә, кирәгенчә белем дә алганнар. Хәзер аларның сөйләвеннән шуны аңлыйм: ашарларына, киярләренә җитмәсә дә, алар рухи яктан бай булганнар. Милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап кала алганнар. Сабан туе бәйрәмнәрендә, туйларда, туган көн кичәләрендә алар магнитофоннан музыка тыңлап утырмаганнар, ә үзләре биеп, җырлап, такмак әйтешеп, уеннар уйнап күңелләрен күтәргәннәр.
Әти-әниләребез яшәгән чорда исә яшьләргә хөкүмәт тарафыннан төрле мөмкинлекләр тудырыла башлый. Мисал өчен, пионер лагере оеша. Әти-әнием сүзеннән аларның кызыл төстәге галстуклар, баш киемнәре киеп, значоклар тагып йөргәннәре турында хәбәрдар. «Бик кызык, күңелле иде пионер лагерендә. Пионер киемнәрен киеп йөрүе генә дә үзе бер рәхәт, вакыйга иде», — дип сөйли әнием. Алар үз чорының ватанпәрвәр яшьләре булганнар, бер-берсенә ярдәм иткәннәр һәм моның өчен җавап итеп берни дә көтмәгәннәр. Әлбәттә, боларның барысына да шул лагерь, оешмалар зур йогынты ясаган. Димәк, алар юкка гына оешмаган, аларның файдасы кешеләрнең яшәешендә үз урынын тапкан.
Хәзерге чорны без «цивилизация» , «компьютеризация» чоры дип атый алабыз, чөнки бүгенге көндә һәр гаиләдә диярлек интернет, компьютер бар. Барыбызның да диярлек, хәтта, беренче сыйныфка укырга килүче сабыйның да кулында кыйммәтле телефоны бар. Әлбәттә, заманча технологияләрнең файдалы яклары да юк түгел: әби-бабаларыбыздан аермалы буларак, без интернетка чыгып, тиз арада үзебезгә кирәкле мәгълүматны таба, навигаторлар ярдәмендә кирәкле урынга тиз арада барып җитә, Skype аша бездән бик еракта урнашкан дус-туганнарыбыз белән аралаша алабыз. Тик, бер рәхәтнең бер михнәте дигән кебек, әлеге җайланмаларның зыянлы яклары да юк түгел. Мәсәлән, яшьләрнең сөйләм байлыгы көннән-көн ярлылана, уйлау, дөрес фикер йөртү сәләте кимегәннән-кими, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре кискенләшә, кешелеклелек сыйфатлары арткы планга чыга башлады. Аңлашыла да, көннәр буе комьютерда «атышлы» уеннар уйнап, төрле социаль төркемнәрдә танылган «йолдызларның» тормышлары турында «кызыклы фактлар» укып, алардан үрнәк алып, бер файдасыз сайтларга кереп күп вакытларын сарыф итәләр. Кыш көннәрен урамга чыгып кар бабай ясап, саф һава сулап, рәхәтләнеп чанада, тимераякта шуу кебек кызыклар юкка чыгып бара дисәм дә, ялгыш булмас. Алга таба да болай барса, безнең балаларны, оныкларны ни көтәчәк соң?! Алар бит компьютер «корбанына», роботларга әйләнәчәкләр. Без моңа юл куймаска, үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә әдәбият, мәдәният, сәнгатькә мәхәббәт уятырга тиешбез. Балалар – безнең киләчәгебез, һәм әлеге киләчәк якты, тыныч һәм бәхетле булсын өчен бездән бик күп көч сорала. Белемле, киң карашлы, күпкырлы шәхесләр тәрбияләү, аларда тормышның бары матур һәм яхшы якларын күрә белү, нинди генә шартлар булуга карамастан, чын мәгънәсендә, кеше булып калу кебек сыйфатларны булдыру – безнең изге бурыч һәм төп максат ул.

Эндже Ризванова