100 тонна чүп-чар: күпме әллә әзме?

9 Май – Бөек Җиңү көне уңаеннан КФУ студентлары игелекле эшләрдә катнашты. Шуларның берсе – Җиңү Паркын һәм аның тирәсен тәртипкә китерү булды.

Барлыгы әлеге өмәдә ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиевны да кертеп 160 кеше катнашты. Идарә, икътисад һәм финанслар институты ассистенты Иршат Шиһапов җитәкчелегендәге 32 студент парк янындагы Үзәк күлен чүптән арындырдылар.

“Без дус һәм күңелле эшләдек, — ди Иршат Шиһапов. – КФУ студентлары тырышлыгы белән күл яр буеннан күпме чүп җыелганын әйтү кыен. Әмма Казан шәһәре админстрациясе мәгълүматларына караганда, өмәдә катнашучылар тарафыннан якынча 100 тонна чүп җыелган. Күбесенчә бу көн-күреш калдыклары. Эшләгән вакытта без кошлар һәм… тузбашлар артыннан күзәттек. Соңгылары беркемне дә куркытмады, ә киресенчә, кәефне генә күтәрде.”

Өмәдә һәр елны катнашып килүче студентлар да бар иде. Шундыйларның берсе – Идарә, икътисад һәм финанаслар институтының 3 нче курс студенты Людмила Чапуринова болай диде: “Мондый чараларда катнашу минем бурычым дип саныйм. Чөнки мин – булачак инженер-эколог. Үтеп-китеп йөрүче кешеләрнең безгә кушылуларын теләр идем. Әйләнә-тирә дөнья турында кайгырту – барлык кешеләрнең дә гомуми бурычы.”

КФУ Идарә, икътисад һәм финанаслар институтының 3 нче курс студенты Людмила Чапуринова
КФУ Идарә, икътисад һәм финанаслар институтының 3 нче курс студенты Людмила Чапуринова

Әлеге күл – институт галимнәренең күпъеллык тикшеренү объекты икән. Алар Яңа Савин районы админстрациясе белән тыгыз эшлиләр, районны тәртипкә китерүдә булышалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яңа Савин районында урнашкан Марьино күле нәкъ әлеге институт галимнәре проекты нигезендә яңадан торгызылган беренче экологик парк икән. Моннан тыш институт күзәтүендә тагын берничә күл бар.

Тиздән әлеге институтның беренче бакалаврлар чыгарылышы булачак. Студентларның күбесе диплом эше итеп Казанны экологик тәртипкә китерү проектларын сайлаган. Иң яхшы эшләр күргәзмәдә урын алачак. Ә Сулыкларны саклау елында аларның саны әз булмас дип ышанасы килә.

Мәгълүмат http://newspaper.kpfu.ru сайтыннан алынды