2018 нче елның татар календаре тәкъдим ителде

Бүген Казанның «Штаб» креатив индустрияләр резеденциясендә 2018 елның татар календарен тәкъдим иттеләр. Ул Mardesign заманча татар дизайны студиясе тарафыннан эшләнгән һәм Сабан туена багышланган.

Кичәдә Mardesign заманча татар дизайны студиясен барлыкка китерүче Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннар, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, режиссер Илшат Рәхимбай һ.б. катнашты.

Тәкъдим итү кичәсе викторина белән башланып китте. Ул да Сабан туена багышланган иде.

«Биш ел тыныч кына эшләгәннән соң, быел тәкъдим итү кичәсе оештырырга булдык. Бу — безнең өчен зур бәйрәм. Әлеге көн якынайган саен, ныграк дулкынландык», — дип сөйләде Айдар Мәрданшин.

Мәрданшиннар татарча календарьларны 2014 елдан чыгара. Чарада һәр елның календарьлары белән таныштырдылар. Шулай ук тәкъдим итү кичәсендә 2019 елның татар календарена темалар уйлап әйтелде.

2018 елның календарен Сабан туена багышлауларын Мәрданшиннар болай аңлата: «Һәр татар кешесенең Сабан туена ел да барасы килә. Күңелле булган өчен генә түгел, әлеге бәйрәм күңелгә якын булганга. Сабан туенда үзеңне өйдәге кебек хис итәсең. Әлеге көн халкыбыз өчер зур кыйммәткә ия. Шуңа күрә дә быелгы тема — Сабан туе».

Тәбрис Яруллин Мәрданшиннарны татар дизайнын барлыкка китерүчеләр дип атады. «Бу гаиләнең Татарстандагы эшчәнлеге безнең форум бүлмәсеннән башланды дияргә була. Миңа аларның эшчәнлеге бик кызык тоелды һәм ялгышмаганмын. Безне дөньяга караш берләштерде», — диде ул.

Илгиз Шәкүров