2020 елда КФУга кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре билгеле булды

Казан университеты абитуриентлары гаризаларын һәм документларын электрон рәвештә тапшыра алачак. 

2020 елның 20 июнендә Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе башлана. Укытуның бюджет формасына документлар кабул итү 10 августта тәмамланачак.

Абитуриентлар гаризаларын һәм документларын 20 июньнән башлап, электрон формада, КФУның «Буду студентом»  социаль-белем бирү мохитендә теркәгән вакытта формалашкан шәхси кабинеты аша тапшыра ала.

Эчке керү имтиханнары 19 июльдә башлана. Бюджет урыннарына дәгъва итүчеләр өчен беренче боерык (беренче дулкын вакытында бюджет урыннарының 80 проценты тула) 19 августта чыгачак, икенче боерык (калган 20 процент) 24 августта бастырылачак.

Документларны электрон рәвештә тапшыру, керү сынауларын дистанцион узу, (иҗади һәм һөнәри юнәлешне дә кертеп), килешүләрне төзү, уку өчен  түләү буенча дистанцион сервистан һәркем файдалана ала. Хәзерге вакытта Казан федераль университетында абитуриентларга Казан университетының электрон сервисы буларак, имза бирә алу мәсьәләсе карала.

Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында РФ Фән һәм югары белем министрлыгы проекты булган «Онлайн вузга керү» суперсервисын кулланып, абитуриентлардан гаризалар һәм документлар кабул итү мәсьәләсе хәл ителә.

Автор: КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге, фото: Максим Зарецкий