22 майда КФУда имтиханнар оештыру мәсьәләләре буенча туры эфир узачак

Гадәттәгечә трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак.

Казан федераль университетында укучыларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган туры эфир узачак. 22 майда, 13:00 сәгатьтә, укытучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирәчәк.

Турыдан-туры эфир барышында Дмитрий Таюрский КФУда үткәрелә торган йомгаклау имтиханнарының, җәйге сессиянең үзенчәлекләре, хәзерге шартларда аттестация чараларын оештыру һәм процедурасы турында сөйләячәк, шулай ук тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк.

Традиция буенча трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ сайтында һәм UNIVER TV, шулай ук университет телевидениесенең «ВКонтакте», Twitch һәм YouTube аккаунтларында. Сорауларны социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында бирергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, бер атна элек КФУда 2020 елда кабул итү кампаниясе буенча турыдан-туры элемтә оештырылды. Чара «инста-лайф» форматында узды.

Дилияр Алиму әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе