Казан Ратушасында Казан мэры Илсур Метшин катнашында шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру тантанасы булачак. Казанның Мактаулы китабына мактаулы гражданнар исеме кертеләчәк.
Иске Татар бистәсе: 10.00 сәгатьтә — Иске Татар бистәсе территориясендә 32нче тапкыр “Уйнагыз, гармуннар” халык иҗаты фестивале узачак. Республика бәйрәмендә 28 муниципаль берәмлектән 600гә якын гармунчы катнашачак.
16.00-18.00 сәгатьтә – “Казан сөлгесе” фестивале.
18.00-20.00 сәгатьтә – татар альтернатив музыкасы концерты.
10.00 сәгатьтә – Казанның Горький исемендәге паркында күңел ачу чаралары башлана, анда кичкә кадәр төрле спорт, белем бирү, күңел ачу чаралары, мастер-класслар оештырыла.
11.00 сәгатьтә – Һади Такташ һәм Сәлимҗанов урамнары скверында татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узачак.
11.00 сәгатьтә – Сыртланова урамында балалар паркы ачыла.
13.00 сәгатьтә – Казанның Меңъеллык мәйданында Kazan City Racing авто һәм мотошоу узачак.
13.00 сәгатьтә – “Казан” гаилә үзәгендә спорт бәйрәме булачак. Оештыру өчен “Матч ТВ” җаваплы.
14.00 сәгатьтә – Черек күл паркында “Музыка вокруг нас” классик музыка фестивале узачак.
Республика көнен Казан ипподромында ат чабышларыннан башка күз алдына китереп булмый.
15.00 сәгатьтә – Татарстан Президенты кубогына ат спорты бәйрәме башлана. Чиста гарәп токымлы атлар чабышы кызык булачак. 19.00 сәгатьтә ипподромда бәйрәм салюты булачак.
18.00-20.00 сәгатьтә — “Казан” гаилә үзәгендә концерт программасы.
Быел Республика көненә Казанга чыгыш ясарга җырчы “Елка” һәм Митя Фоминчакырылган.
20.00-22.00 сәгатьтә – башкалада яшәүчеләр һәм кунакларны үз җырлары белән Митя Фомин, “Елка” кинәндерәчәк.
20.00 сәгатьтә – Игенчеләр сарае мәйданында Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры катнашында “Казан көзе” опера концерты узачак.
22.00 сәгатьтә – Бәйрәм Казансу акваториясендә салют белән тәмамлана. Кремль яр буе һәм Казансуның каршы ягы, Сибгат Хәким урамы, “Казан” гаилә үзәге яныннан ул яхшырак күренәчәк.