Җәй ахырына якынлашса да, кояш җылы, матур көннәре белән сөендерүен дәвам итә. Август аеның төп максаты – соры көз һәм салкын кыш дәвамында елмаеп искә алырлык хатирәләр туплау! Җәй биргән соңгы мөмкинлекне кулдан ычкындырмау максаты белән, август аенда үтәлергә тиеш гамәлләр исемлеге белән таныштырабыз.
- Җәй кояшына рәхәтләнеп туенып калу өчен тулаем бер көнне саф һавада йөрүгә багышлагыз, көн дәвамында вакыт уздыру юллары бик күп: самокатта, роликларда йөрү, яраткан шәһәреңнең таныш булмаган матур урыннарында дусларың белән фотосессия оештыру һ.б. Файдалы узган вакытның төп күрсәткече – кич тәнеңдә рәхәт арыганлык сизү булсын.
- Берүзең яисә яраткан дусларың белән киноморофон кичен оештыр. Җәйге романтик кичләр – моның өчен менә дигән вакыт, сайлаган кино жанрының нинди булуы мөһим түгел: авангард кино яисә төрек сериалымы, кичегезне тәмле попкорн һәм дусларың белән күңелле аралашу бизәсен.
- Яхшылык эшли башлау өчен менә дигән вакыт, ятимнәр йортына бару, урамдагы хуҗасыз эт-мәчеләрне ашату, ялгыз әбине юл аша чыгару — болар берсе дә күп вакыт һәм көч сорамый.
- Спорт белән шөгыльләнә башлагыз, әгәр сез күптән спортзалга, яисә бию студиясенә йөрергә хыялланасыз икән, нәкъ менә бүгеннән башлагыз! Көз депрессиясен җиңү өчен тагын да яхшырак әзерлек була алмыйдыр.
- Һәр җәйнең иң зур бизәге – ул пикник, сез дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, кояш мул кыздырган көн сайлап, бутерброд, тәмле чәй тутырылган сумка белән, тынгысыз шәһәрдән табигать кочагына качыгыз.
- Күптән укырга теләгән, ләкин һаман вакыт таба алмаган китабыгызны укып чыгыгыз, зур горурлык белән бу хакта инстаграмда пост ясарга онытмагыз.
- Якыннарыгыз белән җылы гаилә киче оештырыгыз, яраткан ризык пешерү, театр яисә концертка бару – болар барысы да туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыта.
- Узган җәйгә объектив анализ ясагыз, нәрсәләр эшләнде, ниндиләрен үтәргә өлгермәдегез, бәлки, бу списокка тагын бик күп пунктлар өстәргә кирәктер. Ләлә ЗАКИРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры