Студентлар хәрби әзерлек үтә

17 нче февраль көнне «Патриот» үзәгендә «Җиңү!» дип исемләнгән Россиякүләм хәрби-патриотик уенның финал өлеше старт алды. Уенда 15 төркем көч сынашты. Катнашучыларның гомуми саны 200 кеше. Биредә яшьләр үзәге, университетларда эшләп килә торган патриотлар клубы, «Вперед, юнармейцы!» бәйгесендә 1 нче 2 нче урыннар алган оешмалар һәм студентлар катнаша.

Уенда катнашучылар «Беркем һәм бернәрсә онытылмады!» темасына багышланган «Визит карточкасы» номинациясендә, спорт ярышларында һәм Калашников автоматы җыеп-сүтүдә үзләрен сынап карарга тиеш.

Бәйгенең ачылыш тантанасы бүген, ягъни 17 нче февраль көнне 11:00 да булды. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, дуслар, һәм сез «Җиңү!» дип исемләнгән Россиякүләм хәрби-патриотик уенның җиңүчеләрен дә күрә алачаксыз.