Ачык ишекләр көне

27 нче февраль көнне КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институнда чираттагы Ачык ишекләр көне булып узды. Татар филологиясе белән кызыксынучы абитуриентлар укытучыларга, студентларга үзләренең сорауларын бирделәр; рус теле, татар теле, инглиз телләреннән БДИ консультацияләрендә булдылар. Шулай ук абитуриентлар өчен кызыклы викторина да уздырылды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.