Айгөл Закирова: сыерлы булу, суд юлын таптау, журналист буларак танылу

Казан Федераль Университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә укучы студентлар өчен кызыклы очрашулар атна саен диярлек булып тора. Шундый чараларның берсендә «Безнең гәҗит» газетасы журналисты Айгөл Закирова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Журналист тикшерүен студентлар ничек күз алдына китерә? Бу эш чыннан да куркынычмы? Нәкъ менә шушы сорауларга әңгәмә барышында җавап табарга тырыштык. Күптән түгел генә булып узган очрашуда «Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи белән әлеге темага сүз куерткан идек инде. Шунлыктанмы, кунагыбыз белән уртак тел табу кыенлык тудырмады. Сорау артыннан сорау яуды, шәхси тормыш та, иҗат юлы да күздән кичерелде.

— Мин дә сезнең кебек үк гади бер укучы кыз идем, яздым, иҗат иттем, радиода эшләргә хыялландым, — дип  сүзен башлады Айгөл Закирова. Чыннан да, уйга каласың, берәү дә яза белеп дөньяга килмәгән бит. Барысы да кайчандыр синең кебек үк тәҗрибәсез дә, ниндидер дәрәҗәдә белемсез дә булган. Яши-яши акыл да кергән, аң-белем дәрәҗәсе дә үскән, яза белү осталыгы да шомарган. Хәзер синең алдыңда күп еллык яшәү тәҗрибәсе, дәрәҗәсе булган, иң мөһиме — халык арасында исеме танылган шәхес утыра.

Шушы уйлардан соң иң беренчеләрдән булып «Иҗатта үсеш алганда нинди кыенлыклар кичердегез? Нинди киртәләр узарга туры килде?» дигән сораулар туа. Журналист тикшерүләре алып барган кешенең сөйләр сүзе булмый калмый әлбәттә:

— Атналар буе интегә-интегә материал туплауларны, өеңә дә кайтып кермичә кемнеңдер проблемаларын чишеп йөрүләрне әйтеп тә торасы юк, бу инде гадәти бер хәл кебек. Безнең төп максатыбыз да шул — халыкка файдалы булу, хәлебездән килгән кадәр ярдәм күрсәтү. Кайчакларда башкалар кайгысы белән йөреп, үземнең дус-туганнарыма, гаиләмә дә булыша алмый калам. Мәсәлән, әбиемнең пенсиясен арттырмаганнар, тагын башка бик күп пенсионерлардан шушы ук хәбәр килә. Нишлисең, чыгып китәсең… Әби дә утырып кала. Ярдәм көтеп… Шулай ике арада бөтерелергә дә туры килә. Гаиләмне дә, миннән ярдәм көтеп торучы халыкны да үпкәләтәсе килми, — ди тәҗрибәле журналист.

Журналист тикшерүе алып бару… Беренче карашка шундый кызыклы яңгыраса да, әлеге эш артында күпме сер яшерелгәнен әңгәмә барышында гына аңладык. Кечкенә бер мәсьәләне чишү өчен генә дә никадәр көч сарыф ителә икән ләбаса. Олырак проблемаларны чишүгә алынганда, суд юлын таптарга туры киләчәген дә истән чыгармаска кирәк. Алсу Закирова бу мәсьәләгә бик четрекле карый:

— Син һәрбер сүзең, һәрбер басылып чыккан юлың өчен җаваплы. Шуңа күрә дә кем белән эш иткәнеңне аңларга, ни дәрәҗәдә авыр проблемалар чишергә туры киләчәген белеп фикер йөртергә тиешсең.

Бүгенге очрашу шуның белән үзенчәлекле булды ки, әңгәмә барышында студентлар гына түгел, килгән кунагыбыз да бик актив булып чыкты. Төртмәле сораулар биреп, укучыларны бераз уйланырга да, югалып калырга да мәҗбүр итте:

— Хәбәр язучы нинди журналистны беләсез? Тиз генә исегезгә төшерә аласызмы? — диде ул. Аудиториядә берникадәр тынлык урнашканын, студентларның уйчан күзләрен күргәч, үзе үк җавап бирергә дә ашыкты:

— Белмисез, һәм бу гаеп тә түгел. Яңалык яза торган журналист хәтердә калмый ул, аның хәбәрен укыйсың да — онытасың. Ә менә журналист тикшерүе уздырган вакытта синең турында сарафан радиосы аша булса да, һичшиксез ишетәчәкләр. Гадәттә кечкенә генә проблемаларны хәл итүдән башлыйсың, ызан бүлешә алмаган күршеләргә дә, ничә айлар буе хезмәт хакы ала амый интеккән авыл кешесенә дә ярдәм итәсең. Шулай итеп, исемең дә таныла бара. Синнән барысы да ярдәм көтә, ышана башлый, — диде Айгөл Закирова.

Ләкин барысы да алай без уйлаганча ук җиңел түгел икән. Аш атканга да таш ату очраклары булып тора ди. Ярдәм итү теләге белән барып та, рәнҗетүчеләр, нахак яла ягучылар да булмый калмый.

— Шулай бервакыт ришвәтчелектә дә гаепләделәр, имештер мине сыер белән сатып алганнар. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Безнең максат — кыерсытучыны түгел, кыерсытылганны яклау. Газетабызның девизы да шул сүзләрне раслый: «Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!»

Шушындый җылы һәм күтәренке рухта әңгәмәбез ахырына якынлашканын сизми дә калганбыз. Иманым камил, бүгенге очрашудан соң журналист тикшерүе алып барырга теләүчеләр саны тагын да арткандыр. Киләчәктә безнең арадан да шундый тәҗрибәле журналистлар чыгар дип ышанып калам!

Инзилә Хөсәенова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.