«Ак Барс» җанатарларын сезон алды тамашасына чакыра!

Континенталь хоккей лигасының чираттагы сезоны башланырга бик аз вакыт калып бара. Уенчылар, тренерлар, җанатарлар – без барыбыз да хоккей уеннарын бик сагындык һәм түземсезлек белән сезонның беренче уенын көтәбез.  Аны “Ак Барс” командасы 24 нче август көнне үз бозында Кытайның “Куньлунь Ред Старс” командасы белән үткәрәчәк. Ә тугры җанатарлары сезонны яхшы кәеф белән каршы алсын өчен, “Ак Барс”  командасы махсус якты шоу әзерли.

Ул 21 нче августта «Татнефть Арена» да узачак. Башлана  18:30. Традиция буенча, тамашачыларны бик эчтәлекле күңел ачу программасы көтә. Аның кысаларында җанатарлар яңа уенчылар белән танышачак, аларны  хоккейчылар башкара торган кайбер катлаулы хоккей биремнәрен башкаруда осталыкларын сынап караячак. Ә кичәнең төп вакыйгасы буларак-  «Ак Барс» командасы  һәм  «Ак Барс Super Skills» проектының җиңүчеләре арасындагы уен санала.

Күптән түгел “Ак Барс” командасы үзенең #Айда (#Әйдә) дигән фирма стилен тәкъдим итте. Әйдә — милли колорит белән тутырылган кисәкчә. Әйдә – гамәлгә чакыру. Әйдә — бу динамика,безнең үсүгә омтылуыбыз.  Әлеге #Айда хештегының төрле вариантларын кулланып (#АйдаАкбарс, #Айдазабилетами, #Айданахоккей һ. б.), интернетта һәм социаль челтәрләрдә, клуб тормышындагы вакыйгаларны күзәтеп барып булачак.

Шулай итеп, 21 нче август көнне 18:30 да «Татнефть Арена» боз сараенда #ӘйдәКүрешик  (#Айдавстретимся). Керү ирекле.

Гөлсу ТӨХВӘТУЛЛИНА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.