Алманиядән Данис Сәгыйтов: «Аргамак»та — татар телен ярату тота»

Милләтебезнең киләчәге – татар яшьләре кайда гына яшәми дә, ни белән генә шөгыльләнми. Шулай булуга карамастан, яшәгән җирләрендә дә алар бердәмлектә, төрле оешмаларга берләшеп гомер итә. Аларның күпчелеген Казанда үткән 7 нче Бөтендөнья татар яшьләре форумында күрергә була иде. Аларның кайберләре белән Казан федераль университетының «Darelfөnүn» газетасы да аралашты. Мәсәлән, Алманиядән килгән татар яшьләр оешмасы – “Аргамак”ка әле бер генә яшь. Ләкин шулай булуга карамастан, форумда алар үз проектларын тәкъдим иттеләр, башкарган эшләре турында сөйләделәр. Без дә әлеге оешманың актив әгъзасы Данис Сәгыйтов белән сөйләштек.ko_037

 

Данис Сәгыйтов (фотода) – Казанда туып-үскән, бүген Алманиядә гомер итә. Туганнары, якыннары биредә булу сәбәпле Казанга еш кайтам дип белдерде ул.

Безнең мәгълүмат буенча Германиядә 10000 татар яши. Күпчелеге заманалар җайлашкач эшкә, укырга, гаилә белән күчеп килүчеләр. Алманиядә бер генә татар оешмасы түгел. Әмма безнең “Аргамак” – махсус татар яшьләре оешмасы бердәнбер, — диде ул.

ko_056

Оешмага күбесенчә яшьләр йөри. Алар арасында төрле профессия ияләре бар. Әмма аларны туган телгә, татар теленә мәхәббәт тотып тора да инде. Германиядәге иҗтимагый татар оешмасы – күбебез өчен хобби дип белдерә Данис. Аның төп максатларының берсе – татар телен саклау, яшь буынга җиткерү. Чөнки тел проблемасы Германиянең татар яшьләре өчен дә актуаль. Аларның күбесе татар телен белми. Казанда вакытта бу проблема үзен сиздерми, ә менә читтә татар теленә сусау бар икән. Хәзер Алманиядә яңа буын үсеп килә. Данис Сәгыйтов фикеренчә, нәкъ менә аларга татар телен өйрәтеп калдыру мөһим. Моның өчен алар үз чараларында балалар өчен махсус мәйданчык булдырырга уйлыйлар. Биредә әкиятләр сөйләп, төрле уеннар, конкурслар үткәреп сабыйларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләмәкчеләр.

ko_068

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Алманиядәге “Аргамак” татар яшьләр оешмасына хакимияттәгеләрнең карашы уңай. “Һәр эшебездә Татарстан да зур ярдәмен күрсәтеп тора. Татарстан белән без һәрвакыт элемтәдә,” – диде Данис Сәгыйтов.

“Аргамак” татар яшьләре оешмасы виртуаль дөньяда да актив эшчәнлек алып бара. Үзләренең сайтлары (http://argamak.tatar/tat/) бар. Моннан тыш аларны “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Твиттер” һәм “Фейсбукта” да табып була.

ko_027

Әлеге оешманың төп чарасы – “Көзге очрашулар” проекты. Ул кич утыру форматында уза икән. Соңгысы 2015 елның 10 нчы октябрендә Германиянең Ланген шәһәрендә үтте. Ул үзенә Алмания татар яшьләрен генә түгел, ә Европаның башка илләреннән дә татар яшьләрен җыйган. Анда Татарстан популяр эстрада җырчылары да чыгыш ясады.  ko_091

Проектның төп максатлары – милли үзаңны үстерү һәм саклау, Германиядә, гомумән, Европада яшәүче татарларны берләштерү, аларны милли рухлы чаралар үткәрүгә өндәү, Татарстанны, татар халкын, аның мәдәниятен башка милләтләр арасында таныту, чит илләрдә популярлаштыру.

Фотолар http://argamak.tatar/tat/ko2015/  сайтыннан алынды.