«Аулак Уфа» студентларны берләштерә

Аралар ерак булуына карамастан, татар яшьләре төрле төбәкләрдә үз мәдәниятләрен үстерәләр. Менә Уфа шәһәрендә дә 12нче ноябрь көнне New York Coffee антикафесы Уфа һәм тирә-яктагы төбәкләрнең татар яшьләренә үз ишекләрен ачты. «Аулак Уфа» – татар яшьләренең өр-яңа проекты. Аны оештыру мәсьәләсе буенча БДУ һәм УДАУ студентлары, Мухамадиева Альбина, Зарипова Җәмилә һәм Гильданова Альбина эш башкарды. «Уфада татар җанлы яшьләр шактый, һәм шунысы аяныч: аларның күбесе бер-берсен белми. Безнең проектның төп идеясы, максаты – Уфа шәһәренең татар яшьләре өчен шушы мәйдан булдыру. «Аулак» – ул тулысынча безнең инициатива һәм аның башында бер иҗтимагый оешма да, иганәче дә тормый. Әлбәттә, алар булса, проект үз үсешен тизрәк алыр иде, һәм аның даирәсе дә киңәер иде. Беренче татарча квартирник, без үзебез көткәнчә, бик җанлы үтте. Һәр килгән егет-кыз рәхәтләнеп үз телендә аралашты, үзенә яңа дуслар тапты, «ачык микрофон» кысаларында үз сәләтен күрсәтте, гомүмән, күңелле ял итте», – дип әйтеп үтте Җәмилә Зарипова.

Беренче татарча квартиникның махсус кунагы, YouTubе йолдызы Илнар Шарафутдинов, үзенең кабатланмас тавышы белән барлык килгән кунакларның игьтибарын яулады.
– Татарча квартирник турында ишеткәч, белгәч, синең иң беренче уйларың нинди булды, Илнар?
– Барыбыз бергә җыелып, рәхәтләнеп үз телебездә аралашып,чыннан да күңелле вакыт уздыру мөмкинлеге барлыкка килүенә, мин чын күңелдән шатландым.
Кичәдә «ачык микрофон» булды, гитара һәм баян тавыш-моңнары яңгырады, яңа танышулар, кайнар чәй эчкән арада кызыклы аралашулар барды. Барлыкка килгән үзенчәлекле атмосфера антикафеның бүтән бүлмәләрендә утырган кунакларны да кызыксындырды һәм алар да ачык микрофонга чыктылар.
– Бу квартирник беренче һәм соңгы түгел дип ышанабыз, Җәмилә, дөресме? Ышанычыбызны аклыйсызмы киләчәктә?
– Әлбәттә, дуслар. Квартирникларны, якынча, айга бер үткәреп торырга уйлыйбыз. Проектыбыз дәвамлы булачак, һәм аның белән кызыксынучылар да артыр дип ышанабыз. Шунысы куанычлы, үткән квартирник беренче булса да, очраклы кешеләр килмәде. Бөтенесе дә үзебезнеке: туган телебез, шигырьләр, гитара, татарның инде ретро булган моңлы классик җырлары, «татар җанлылык» атмосферасы. Килегез, күрегез, катнашыгыз!
Нәрсә көтергә бу проеттан киләчәктә? Анысы әлегә билгесез. Ләкин, шуны әйтергә кирәк, бу проект – татар яшьләрен берләштерү юлларының берсе һәм проектның ДЕМО версиясе уңышлы үтте дип әйтсәк, ялгышмабыз. Афәрин, дуслар!

Рузанна Кашапова