Бала тапкан Бред белән Ден

Американың Мичиган штатындагы Бред һәм Ден исемле егетләр хатын-кызлар бар нәрсәне дә “күпертеп” сөйлиләр дигән фикер йөрткәннәр. Хәләл җефетләренең бала тапкандагы түзеп булмаслык авырту турындагы сүзләренә ышанмаганнар да. Әмма егетләр махсус симулятор ярдәмендә бала табып карагач, үз фикерләрен үзгәртергә мәҗбүр булганнар..

Социаль эксперимент кысаларында егетләргә бала табу процессындагы авырту хисен татып караганнар. Бер сәгать тә узмаган, егетләребез авыртудан бөгелщ-сыгыла кычыкыра башлаганнар. “Җәзаланучы”ларның берсе: “Әйтерсең лә мине кылыч белән кисәләр иде!”− дип җавап биргән. Булачак “әни” кешегә сулау гимнастикасы да ярдәм итмәгән. Бред белән Ден шундый газаплар кичергәндә, аларның хатыннары исә көлүләреннән туктый ала алмыйча торганнар.

Rochester Hills клиникасының табибы һәм экспериментны уздыручы Джули Мастерс әйтүенчә, егетләр кичергән авырту бала табу процессының башындагысы гына, бу периодта ял итеп алу мөмкинлеге бар, ә менә алга таба катлаулырак кына.

Эксперимент тәмамлангач, егетләр андый көчле авыртуны беренче тапкыр тойганнары турында уртаклашканнар. Берсе хәтта: “Әни, гафу ит сине шулкадәр авыртулар белән газаплаганым өчен!” – дип барлык хатын-кызлар алдында баш игән.

Айсылу Хафизова

Cosmopolitan