Балачакның гүзәл бәйрәме

Бүген, 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне.

hT8cNQbw29U

Әлеге бәйрәм 1949 елда Парижда Хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе конгрессы карары нигезендә гамәлгә куела һәм беренче тапкыр 1950 елда билгеләп үтелә. Моннан тыш балаларга 20 ноябрь — Бөтендөнья бала көне һәм 16 июнь — Африка балаларын яклау көне багышланган бәйрәмнәр дә бар.

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.

Барлык сабыйларны бу якты бәйрәм белән котлап, исән-имин булуларын, әти-әниләрен тыңлап, тәртипле булуларын теләп калабыз! Илләр-көннәр тыныч булсын, баш өстендә аяз һава һәм кояшны кара болытлар капламасын иде!