Башка килә төрле уйлар

wgyvzjxuu1sАвтобус бишек шикелле әле бер якка, әле икенче якка селкенеп, студент халкын уку йортларына таба илтә. Әллә бик иртә булганга күрә кеше саны башка көннәргә караганда азрак кебек. Әнә каршыда гына колакларына наушникларын тыккан һәм һәр минут саен башын чайкап куя торган бер егет бара. Ул шулай тыңлаган җырының дәртле булуын күрсәтергә телидер инде, мөгаен. Кайсыдыр минутта янына барып, “башыңдагы бөтен шөрепләреңне коеп бетерәсең бит инде” диясе килә, аннары гына “кешенең иртәсен бозмыйм” дип туктап каласың. Болай да авырлык белән үткәрә торган иртәләр бит инде ул.

Хәер, монда барысының да колаклары томаланган, ләкин бу егеттән аермалы буларак, алар күпкә тынычрак җырлар тыңлыйлар, ахры, чөнки башларын тәрәзәгә куйган килеш, әкрен генә шул көйгә йокыга китәләр. Хәерсез шул йокы дигәнең бөтен тәнеңне йомшакка төрә дә, күз кабакларың авырая башлый, үзең дә ниндидер җиңеллек тойган төсле урындыкка сеңәсең һәм… Һәм шул минутта автобусы тагын селкенеп куя. Тәрәзәгә куелган баш шак иттереп килеп тә бәрелә, “ярый бүген лекцияләр генә әле” дип уйлап куясың. Аннары барысы да яңадан кабатлана, автобус та әкрен генә җыр көенә шуышуын дәвам итә.

Ә тәрәзәнең теге ягында яңгырлы көзге иртә. Сибәләп кенә явып торса да, автобус тәрәзәләрендәге тамчылар юлны күрсәтмичә аптыраталар. Моның кадәр дә тырыш булса булыр икән елак көзе, иртән коя, төнлә коя… Ә автобус эчендә җылы, рәхәт, тагын шундый халәткә төренгән килеш туктамыйча барасы да барасы килә. Асфальтта җыелып торган сулар өстеннән апа-абыйлар да, хәтта карт-коры да сикереп кенә үтәләр. Эх, менә бит бер күңеллелек! Аннары уйлар бөтенләй икенче якка таба алып китә: шәһәр йортлары урынына авылың күренә башлый, әниең исеңә төшә, болай да тыныч түгел күңел тагын дулкынланырга тотына. Тукталыш кына бу уйлардан арындырып, хыял дулкыныннан юеш асфальт җиргә төшерә.
Үтеп китүче автобус “тагын күрешербез” дигән сыман, күз кысып, борылыштан кереп тә югала. Нәкъ бишекнең үзе инде, әнә бит әле бу якка, әле теге якка селкенә, болай да йокылы җаннарны шулай үз ягына аудармакчы, кыланчык…

Алина Галиева