Белем эстәргә беркайчан да соң түгел. КФУны тәмамлаган иң өлкән студентка — 64, иң яшенә — 20 яшь

2017 нче елда Казан (Идел буе) федераль университетын 7 меңнән артык кеше тәмамлаган. Аның күпчелеге — 5 меңнән артыгы бакалавриатны тәмамлаучылар дип хәбәр итә КФУның Мәгариф департаментының практика һәм студентларны эшкә урнаштыру бүлеге.  

4,3 меңнән артык кеше бакалавриатның көндезге бүлеген тәмамлый, шуларның 1,2 меңе — кызыл дипломлы. Тагын 1,2 меңгә якын кеше бакалавриатны читтән торып тәмамлый, шуларның 180е — бик яхшы билгеләренә. Бакалавриатның көндезге-читтән торып формасын 18 кеше тәмамлый, шуларның 2се — бик яхшы билгесенә.

Магистратураны быел 1,5 меңнән артык кеше тәмамлый, 1453 кеше — көндезге бүлектә, шуларның 867се бик яхшы билгеләренә. Читтән торып магистратурада 63 кеше укып чыга, шуларның 18е кызыл дипломга. Специалитетта 47 кеше белем алып чыкса, шуларның 12се бик яхшы билгесенә тәмамлый.

Иң яшь чыгарылыш курс студентлары 1997 нче елгы, алар 6 кеше. Ә иң өлкәне — 64 яшьлек Наталья Чернова «Теология» юнәлеше буенча магистратураны тәмамлый. Өстәвенә, кызыл дипломга.

Наталья Чернова — Казандагы Раифа мәхәләлләсе кешесе. Казан университетында уку өчен рухани аңа үз фатихасын бирә. Натальяның урта теологик белеме була инде — Казандагы Серафим Соровский храмы каршындагы ике еллык курсларны тәмамлый. Аннан соң Казан епархиясенең алкоголизмга һәм наркоманиягә каршы тору үзәген җитәкли. Казан университетында магистратурада укудан аның бары тик җылы хатирәләре генә кала.

 

«Көндезге бүлектә укыдым, бик кызык иде. Миңа чыгарылыш эшен яклау кирәк иде. Ул «Рус православ чиркәвенең үрнәк итеп алынган документлары: традицияләр һәм яңалык» дип атала. Бу тема беркем тарафыннан да тикшерелмәгән, бу кызыксынуымны тагын да арттырды», — дип сөйләде Наталья Чернова.

КФУда алынган белем аның тормышында беренчесе түгел инде: 1975 нче елда Наталья Чернова «Исәпләү машиналары» һөнәре буенча Чиләбе политехник институтын тәмамлый. Бүленеш буенча Казанга килә, башта Электрон-хисаплау машиналары заводында, ә аннан соң 15 ел дәүләт хакимияте, ТР идарә органнарында эшли.