БЕРЕНЧЕ ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ – КАЗАНДА

8-14 сентябрь Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионаты булып узды. Беренче дөнья чемпионатының нәкъ менә Казанда уздырылуы – Республика өчен зур бәхет һәм башкалабызның спорт, иҗтимагый чаралар оештыру өлкәсендәге дәрәҗәсен, абруен күрсәтә торган вакыйга.

Беренче дөнья чемпионатын уздыру дәрәҗәсе Казанның “Динамо” спорт базасының ату үзәгенә йөкләнде. 2013 елда биредә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышлары узган иде. Шулай итеп, башкалабыз тагын бер кат спорт ярышлары оештыру өлкәсендәге халыкара абруен яклады. Дөнья чемпионаты киләсе елга Самсун шәһәрендә (Төркия) узачак XXIII җәйге Сурдлимпия уеннарына әзерлекнең хәлиткеч этабы буларак карала.

Карап-карап торасың да, аптырыйсың. Гап-гади кешеләр. Мылтыктан, пистолеттан аталар. Күзләренә, үз-үзләрен тотышларына игътибар беләнрәк карыйсың – юк, гади түгелләр икән. Алар, безнең кебек кошлар сайравын, музыка аһәңнәрен ишетә алмыйлар, башка кешеләр белән аралашу мөмкинлекләре дә чикле. Ләкин аларның йөрәкләрендә көрәш уты сүнми. Алар бернигә карамастан, яраткан эшләре белән шөгыльләнеп рәхәтләнеп яши бирәләр. Бу батыр егетләр-кызлар безнең өчен дә бик яхшы үрнәк.

Ләйлә Сабирова