Без үзебезнең барлыгыбызны белергә тиеш

1-4 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме» исеме астында халыкара фәнни-гамәли конференция узып китте.

Конференцияне уздыручы ─ Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең Татар теле белеме кафедрасы. Әлеге чара татар теле белемен өйрәнүгә зур хезмәт куйган галимнәрнең эшчәнлегенә багышланган иде. Конференция кысаларнда Әдхәм Тенишев, Фирдәвес Гәрипова, Гыймад Ногайбәк һ.б. хезмәтләрен барлап, аларга бәя биреп үтелде. Филология институтының студент, магистр, аспирант, галимнәре генә түгел, мәктәп укучылары һәм башка институт студентлары да чыгыш ясадылар.
Конференциядә катнашырга КФУның Тарих институты студенты да килгән иде. 3нче курста белем алучы Вәлиева Гөлнурның фәнни эзләнүләре кыпчак телләрен өйрәнү белән бәйле икән. Конференциядә ясаган чыгышында ул Мөхәммәт Гәрәйнең 15нче гасырга караган язмаларының лексикасы бүгенге төрки телләрдә дә сакланып калганлыгын раслады. Гөлнурдан конференция турында фикерен сорадык.
─ Бүгенге конференциядә чыгыш ясау минем өчен беренче тәҗрибә. Киләчәктә фәнни эшчәнлегемә ныклы нигез булыр дип ышанам. Кызганыч, филология фәне актуальлеген югалтты, дигән сүзләр йөри җәмгыятьтә. Болар белән һич тә килешмим. Кеше үз телен өйрәнергә тиеш бит инде. Һәм ул аны белергә тели икән, димәк, тарихы белән дә кызыксынырга тиеш. Шуңа да бүгенге кебек чаралар тел белән бәйле юнәлештә укыган стунтлар игътибарында гына булырга тиеш түгел. Һәм мондый филологик конференцияләр телне өйрәнүгә ярдәм генә итә.
«Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме» конференциясе быел беренче тапкыр уздырылды. «Киләчәктә әлеге чараның традиция булып китүенә ышанабыз»,- дип уртаклашты Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Галиуллина Гөлшат Рәис кызы.

Эльвира Зиннәтуллина