Безнең җиңү!

Студентлар тормышның бөтен өлкəсен дə колачлап алырга тырышалар. Иҗат, спорт, фəн – болар барысы да яшьлəр өчен кызыклы, лəкин алар арасында да иң-иңнəре була бит. Тагын да сəлəтлерəклəрен, өлгеррəклəрен бер урында күреп буламы икəн? Əлбəттə! 16 нчы декабрь көнне КФУның төп бинасында “Ел студенты — 2015” конкурсының нəтиҗəлəре билгеле булды. Чара Университет гимны белəн башланып китте. Конкурста бүлəклəнүчелəр алты юнəлеш буенча берничə номинациядə бүлəклəнделəр. “Иҗтимагый активлык”, “Җəмгыятьтəге эшчəнлек”, “Иҗади юнəлеш”, “Спорт юнəлеше”, “Фəнни-интеллектуаль юнəлеш”, “Иҗтимагый-социаль юнəлеш”лəрендə бүлəклəнгəн студентлар диплом, чəчəк, КФУ шарфы, ə төп призны алучылар шуларга өстəп статуэткаларга да лаек дип табылдылар. Безнең бүлегебездəн “Иҗади шəхес” номинациясендə Алинə Əсхəдуллина җиңүче дип, “Иҗади шəхес” номинациясендə – Эльвина Нəҗипова, “Иң яхшы профорг” номинациясендə Алинə Хəйруллина номинант дип танылды. Шулай ук бүлегебез уңышы буларак, “Созвучие” хоры һəм “Tatar style” милли костюм студиясенең “Иң яхшы студентлар иҗади коллективы” дигəн исемне алуларын искəртү урнылы булыр. Җиңүчелəрне билгелəү җыр-бию, төрле музыка коралларында уйнау, котлаулар белəн үрелеп барды. “Ел студенты-2015” конкурсының Гран-при бүлəгенə А.Рещникова (ИЭУП) лаек дип табылды.