Универсиада авылында студентлар өчен Сәламәтлек көненә багышланган бәйрәм узды. Анда йөгерүдә, җиңел һәм авыр атлетикада, командалы уеннарда һәм шулай ук ГТОның спорт-мәдәни комплексында көч сынашырга кирәк.
Чараның максаты — Сәламәтлек көнен бәйрәм итү генә түгел, төрле йортлар һәм институтлар белән таныштыру. Ә ярышлар кайсы йортта спорт сөючеләр яши икәнен күрсәтергә тиеш иде.
Барлык катнашучылар да суыкка карамыйча күнегүләрне сыйфатлы һәм дөрес эшләргә тырыштылар. Команда рухы һәм иң яхшысы булу теләге һәр команда да көчле иде. Спорт бәйрәменә җанатарлар да зур өлеш кертте: кешеләр күп иде, аларның һәрберсе үзләренең йорты өчен җан атты, бу ярышларны күпкә күңеллерәк итте.
Һәр йортның командалары үз бердәмлекләрен һәм алдынгы булу теләген, ныклыгын, авырлыкка каршы торучанлыгын күрсәттеләр. Һәр катнашучы үзенең спорт әзерлеген: көчен, чыдамлыгын һәм осталыгын күрсәтте. Катнашучылар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, финишка җиттеләр һәм җиңүчеләр булып 2 нче йорт командасы танылды.