Болгар ислам академиясенең киләчәге нинди булыр?

IMG_9379

Казан университеты инде күп еллар дәвамында руханилар өчен белем бирү концепциясен тормышка ашыра. КФУ ректоры Илшат Гафуров бүген, 21 нче июльдә Болгар ислам академиясенең киләчәге турында фикер алышуда катнашты. Фикерләшү Татарстанда мультикультурализм концепциясен үстерү буенча уздырылган киңәшмә кысаларында үтте.

IMG_9403

КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан Республикасында дөньяви-дини белем бирүгә багышланган чаралар циклын дәвам итте. Әгәр кичә генә Казан Изге Ана иконасына багышланган конференциядә бу изге әйбернең поликультур дөньяда тоткан урыны турында фикерләшсәләр, бүген исә Галиев мәчете базасында үткән Болгар Ислам академиясен төзү проблемаларына багышланган киңәшмәдә катнашты.
IMG_9384Киңәшмәне Идел буе федераль округында Россия Президенты вәкаләтле рәисе Михаил Бабич алып барды. Докладлар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясадылар.