Бушлай һинд кинофильмнарын карарга зур мөмкинлек

9-14 июнь көннәрендә «Мир» кинотеатрында һинд киносы фестивале үтәчәк. Күрсәтеләчәк фильмнар арасында һинд кинематографының фэнтези жанрыннан алып гаилә драмасына кадәр бар.

Фестивальнең ачылышы В.Аксенов исемендәге скверда һинд мәдәнияте бәйрәме форматында үтәчәк. Бәйрәмдә Казан университеты студентлары һәм КФУның Һиндстанны өйрәнү үзәге хезмәткәрләре дә катнашыр дип көтелә.

Чараның программасы:

9 июнь 19.00 сәгать – Программаны «Минем исемем Кхан» (Казан Мөселман киносы фестивале лауреаты) фильмы белән ачу.
10 июнь 19.00 – «26 Грабителей» (триллер)
11 июнь  15.00 – «Загадка» (фэнтези)
12 июнь 15.00 – «Беги, Милка, беги» (тарихи драма)
13 июнь 15.00 – «Звездочки на земле» (драма)
14 июнь 15.00 – «Пока я жив» (хәрби драма)

Керү ирекле.