«Бустан» йөзү бассейны балаларны дәшә

Җәйнең беренче көнендә «Бустан» спорткомплексының йөзү бассейнында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар үтәчәк.  

1 июнь көнне бассейнга ата-аналары белән 6-14 яшьлек балалар чакырыла. Сабыйлар тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә йөзәргә һәм чумарга өйрәнәчәкләр. Зуррак балалар эстафеталарда һәм предметлар белән хәрәкәтчән уеннарда катнаша алалар һәм шулай ук суга дөрес сикерергә өйрәнәчәкләр.

КФУ хезмәткәрләренең балалары өчен оештырылган спорт-сәламәтләндерү чарасы беренче тапкыр үткәрелә, аның максаты — балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту.

Бассейнга килгән балаларга үзләре белән коену киеме, башлык, сланцы һәм сөлге алу кирәк.

Чараның программасы һәм адрес белән биредә танышырга мөмкин.