Буыннар бәйләнеше

11 апрель иртәсе. “Уникс” каршында җыелышып,  КФУның булачак волонтерлары тора. Чистайга барышлары. Әлегә зур булмаган төркем – май аенда рәсми рәвештә КФУ диварларында Бөек Җиңү волонтерлары үзәге ачарга әзерләнә. Ә команданың исеме Чистайда туып-үскән, Советлар Союзы герое Савельев Ф.П. исемен йөртергә тели. Шушы максат белән геройның торган җирләре белән танышып  кайтты  алар.

Чистайның дәүләт музей-тыюлыгында геройның улы Савельев Василий Федорович белән очраштылар.  Аннан соң, музей буенча экскурсия, соңрак  1941 елда әлеге шәһәрдә  яшәгән Борис Пастернакка багышланган музейда  булдылар. Геройларга һәйкәлләр куелган аллея буйлап йөрделәр. Мәңгелек утны күрделәр.

Сәфәрнең төп максаты – ул Федор Петровичның улы Василий белән сөйләшү иде. Ул студентларга үзенең  герой әтисе турында,  орден-медальләре, кылган батырлыклары хакында сөйләде. Федор Петрович 1941 елның декабреннән алып, 1945 елның апреленә кадәр сугышта катнаша. Көнбатыш, 3 нче Белорус фронтларында көрәшә.  Хәтта япон сугышында да була. 696 нчы батареяның командиры Федор Петрович, чынлап та, сугышның эчендә кайнаган, үлем белән йөзгә йөз күрешкән шәхес.  1944 елның 17 июлендә Вильнюс операциясендә капитан Савельев тормышын куркыныч астына куеп,  Неман елгасыннан тиз итеп батареяны кечкенә плацдармга алып килә, дошманның берничә корал һәм пулеметын юкка чыгара, плацдармны фрицлардан арындыра (дошманның 2 пехота отрядын тар-мар итә). Капитанга Советлар Союзы герое исеме 1945 нче елның 24 мартында бирелә. Сугышта алган яралары да  шактый була. Сосновка авылын дошманнардан саклаганда тән җәрәхәтләре ала,  Мәскәү астында барган сугышларда бомбежкага эләгеп, контузияләнә.  Разведкада да үзен сынатмый.  Мондый герой исемен йөртү – ул бик зур мәртәбә, әлбәттә.

Шулай ук очрашуда шәһәр военкоматының 2 нче бүлек җитәкчесе Юрий Быков та чыгыш ясады: “Мин сугыш турында сөйләп тормыйм, чөнки үзем аны күрмәдем, анда катнашмадым. Шушы очрашуга килгәнче, телевизор карадым. Анда  ТУ – 95 самолетын күрсәттеләр, хәзер инде яңа самолет ТУ-160 төзегәннәр икән. Беренчесенең касетасында 6 ракета, ә яңа самолетларда 12 сыя. Бу куркыныч һәм хәтәр корал! Мин сезгә моны ни өчен әйтәмме? Сез бүген барыгыз да югары уку йортында укыйсыз, киләчәктә дипломлы белгечләр, җитәкчеләр булырсыз.  Зинһар өчен, әлеге дөньяны, безнең уалучан дөньябызны саклагыз. Нагасакига бомба атканнан соң, аның составының нибары 15 проценты шартлаган. Әмма күпме зыян килде.  Әле бүген дә гарип балалар  туа. Шуңа дөньябызны саклау буенча эш алып барсагыз бик яхшы булыр иде. Бүген башка илләр безне сугышка тартып кертергә тырыша. Әмма анда үлемнәр булса, ул бит безнең яшь буыныбыз булачак. Без инде үзебез эшли алганын үтәдек. Безгә, өлкән буынга, юктан гына яшьләрнең үлүен күрү бик кыен. Яшьләр начар дип сөйлиләр, ышанмагыз, сезнең буын бик акыллы, белемле. Шуңа алдагы тормыш сезнең кулларда. Безнең тынычлыкны башкалар кулына бирмәгез! Аның белән үзегез идарә итегез. Сугышлар, күз яшьләре булмасын иде!” – диде.

Волонтерлар да ветераннарга рәхмәтен белдерде,  Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 1 курс студенты, студентларның җиңү маршы батальонында катнашучы Сәитов Рүзәл барлык отряд исеменнән чыгыш ясады: “Минем ветераннарга шундый батырлык эшләгәннәре, безнең баш өстендә зәңгәр күк булганы өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Әмма аларга рәхмәт кенә аз тоела,  ничектер булышасы килә. Волонтерлар минем өчен шушы эшне башкара алырга сәләтле булган оешма. Түшкә тасма тагып кына патриот та, башкаларга ярдәмче булып та булмый. Үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә кирәк.  Горурланырлык булсын.”

Делегациянең җитәкчесе Светлана Анатольевна да ветераннарга рәхмәт әйтте: “Биредә буыннар бәйләнеше булды. Бу бик  мөһим. Килүебезнең төп сәбәбе дә шушы бит. Бүген волонтерлар социаль тормышта актив катнашалар. В.В. Путин кертеп җибәргән волонтерлар хәрәкәте – ул безнең яшьләребезнең йөзен күрсәтә. Бүген бирегә килүебез дә яшь буынның тарих белән якынлашуы өчен. Әле безнең ветераннарыбызга рәхмәт әйтергә, аларны хөрмәтләргә, гомумән, аларны күрергә вакытыбыз бар. Шуңа күрә, безнең өчен бу бик мөһим. Бу безнең өчен 1 нче генә чара. Әмма безнең үзәк Савельев Ф.П. исемен горур йөртә алыр дип ышанам.”

Ветераннар күзенә карыйм: күзләрендә яшь. Яшь буынга карап, елмаеп утыралар алар. Безнең буынга ышанычлары бар. Шуны акларга гына кала түгелме соң безгә?

Айсылу Нигъмәтҗанова