Бюджет урыннары артты. Нинди юнәлешләрдә?

Быелгы кабул итү кампаниясе вакытында Казан федераль университеты 12748 студентны кабул итәргә әзерләнә. Аларның 5392се — бюджет урыннарына. Бу турыда Казан университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итә.  

 

КФУда узган ел белән чагыштырганда бюджет урыннары 412 арткан. Иң беренче чиратта «педагогик белем», «дәвалау эше», «көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика» юнәлешләре өчен бюджет урыннары арттырылган. «Юриспруденция», «Психологик-педагогик белем бирү» (читтән торып уку) һәм «икътисади куркынычсызлык» һ.б. юнәлешләргә бюджет урыннары кыскартылган.

Быелгы кабул итү кампаниясе вакытында Казан университеты абитуриентлары булырга инде мәктәп укучыларының олимпиадаларында җиңгән һәм призер булган һәм шулай ук югары балл алган 60 укучы теләк белдергән. Узган ел мондый 68 укучы КФУ  студенты булган иде.