Cәхнә тормышыннан ✍

Моннан берничә көн элек группадашым Алсу белән безгә дә «Татмедиа» агентлыгына бару мөмкинлеге туды. «Сәхнә» журналы редакциясенә килеп керешкә безне баш мөхәррир урынбасары — Фәния Лотфуллина каршы алды. Фәния ападан журнал турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар ишеттек. Әле ул гына да тугел, без «Сәхнә» журналының директоры һәм баш мөхәррире — Зиннур Хөясниярне күрү бәхетенә дә ирештек. Зиннур абыйга да үзебезне кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдык. Ул безне тагын үзләренә кунакка дәште: «Килегез, безгә языгыз һәм язылыгыз!» — диде. Шушындый очрашулар кубрәк булса иде. «Сәхнә» журналы редакциясенә беренче һәм соңгы баруыбыз булмас дип ышанып калам.

Назиля Хамитова