Чәршәмбе — студентлар көне

Студентлар көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур бүләк әзерләде! 25 гыйнвардан театр махсус акция тәкъдим итә – «ЧӘРШӘМБЕ – СТУДЕНТЛАР КӨНЕ!» Югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларының көндезге бүлегендә укучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция кысаларында чәршәмбе көнне барган спектакльгә 1 билетны ташлама белән алырга мөмкин.