Чибәрләр, студенткалар, спортсменкалар!

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Татарстан» командасы фигуристкаларын — КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 нче курс студентларын котладылар. 

Россиянең «Татарстан» командасы Красноярскида узган XXIX Кышкы универсиадасында синхронлы фигуралы шууның кыска һәм ирекле программалары нәтиҗәсендә бронза медаль яулады. Балларның гомуми суммасы 218,22 тәшкил итте.  

Арина Пашина һәм Әдилә Шәрәфиева Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 нче курсында укыйлар.

«Берничә көн элек сез Красноярскидагы Бөтендөнья Кышкы универсиадасында илебез данын якладыгыз. Бүген сезне котлыйсым килә. Без алдагы җиңүләрегезгә дә шат булачакбыз. Сезнең медальләрегез алга таба «алтынланыр» дип өметләнәсе килә. Сез үз исемнәрегезне инде студентлар спорты тарихына язып куйдыгыз,» — КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский студент-спортсменкаларга шулай дип мөрәҗәгать итте.

Югары мәктәп директоры белән бергә кызларны «Казанский репортер» интернет-басмасы мөхәррире, Казан университетын тәмамлаган Антон Райхштат та тәбрикләде. Җиңүчеләргә рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырылды.