Darelfөnүnчә ревиззоро яки КФУ ашханәләренең кайсында туклану хәләл?

«Darelfөnүn» газетасы хәбәрчесе КФУ ашханәләрендәге ризыкны татып карады һәм үз тикшерүен үткәрде.

Студент үз вакытының бер өлешен ашханә, кафе, буфетларда үткәрә. Яшь вакытта нәрсә ашаганыңны, ни белән тукланганыңны сизми дә каласың. Икенче парадан соң ашыйсы килә башлый инде. Ярар, монысында шоколад кына алып торыйм дисең дә, өченче парадан соң берәрнинди буфетка чабасың. Дүртенче парадан соң инде син – КФУ ашханәсендә яки берәрнинди урам кафесында. Паралар арасында вакыт тыгыз. Кайвакыт буфетта түгел, хәтта үзең белән алып килгәнен дә ашамыйча каласың.

xztv4tjngo4

КФУ институтлары ашханәләрендә ничә сумга һәм нәрсә белән тукланып булуын тикшереп чыктым.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 0 нче катында урнашкан “Трали-вали”кафесында тукланып чыгарга булдым. Хезмәт күрсәтүче персонал бик мөләем татар апалары булып чыкты. Менә монысын шундый ризык, ә менә монысы фәлән бәягә төшә дип аңлаттып бирделәр.

borze2zu-5o
«Трали-вали»
  • Студентлар фикере

Әйе, бу кафеда безгә туклану бик ошый. Өйдәге сыман туклану һәм “мәмиләр”. Бәяләр дә безнең кесәгә нык сукмый. Кайбер көннәрне монда аеруча бик тәмле бәрәңге (картошка фри) була. “Фри”ны тиз арада алып бетерәләр. Монда ике минус бар. Ике кассадан берсе генә эшли. Чират җыела. Өстәвенә параларга өлгермибез. Икенче минус – монда начар ис бар. Кайбер вакытта тамакны кытыклый торган була, ә кайчагында киресенчә.

Бәяләү:

"Трали-вали"да ничек тәмле ашатканнарын "Инстаграм"да да белсеннәр әле:)
«Трали-вали»да ничек тәмле ашатканнарын «Инстаграм»да да белсеннәр әле:)
  • Кафе директоры әйтүенчә, ит ризыклары хәләл. Әмма студентлар ышанып бетмиләр.
  • Төшке аш бәясе уртача 120-150 сум. (Аш, бәрәнге боламыгы белән котлет, салат һәм компот. Бер ипи һәм берәрнинди камыр ризыгы).
  • Институтның өченче катында буфет бар. Ит ризыклары хәләл түгел.

    ibd7aia3-zu
    Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 3 нче катында урнашкан кафеда ит ризыклары хәләл түгел

Идарә, икътисад һәм финанслар институтының ашханәсендә “Бездә дуңгыз ите юк” дип каршы алдылар. Ашханәгә төшке аш вакытында килеп кердем. Залда барлыгы 5-6 студент ашап утыра иде. Кассада беркем дә булмады.

uv456sytra4
Идарә, икътисад һәм финанслар институтының ашханәсендә
  • Студентлар фикере

Күбесенчә, без бу ашханәдә тукланмыйбыз. Берәрнинди урам кафесына чыгып керәбез. Үзбезнең ашханә турында нәрсә әйтә алабыз: монда беркайчан да начар ис булмый. Бу бик әйбәт. Чиратлар озакка сузылмый. Тәмле пешерәләр, утырырга урыннар бар.

Бәяләү:

  • Ит ризыклары хәләл түгел.
  • Төшке аш бәясе уртача 140 сум: фрикаделька белән токмакчлы аш, бәрәңге болагымы белән тавык котлеты, бер телем ипи һәм чәй.
  • Институтта ике киоск бар. Ит ризыклары хәләл түгел.

Буфетларга килгәндә, бер кызык кына хәл булды. КФУ икенче корпусындагы буфетта сатучы ападан “Хәләлме?” дип сорагач: “Өчпочмакларны белмим, ләкин камырдагы сосика хәләл дип җавап бирде.

1p2ve438r2e

Икенче корпуста беренче катта кафе да бар. Шулай ук төшке аш вакытына туры килдем. Кафеда барлыгы өч кеше ашап утыралар иде. Пешерүче апалар ит хәләл түгел, ләкин дуңгыз ите юк икәнен төгәл әйттеләр.

  • Студентлар фикере

Кафеда ашау безгә ошый. Монда чират та бик юк. Булса да тиз бара диделәр. Кафеда әз генә ис бар. Пешерүчеләр барысын да аңлатып бирәләр. Утырырга урыннар җитәрлек.

Бәяләү: 

  • Ит ризыклары хәләл түгел
  • Төшке аш бәясе уртача 120 сум. (Макарон белән тавык котлеты, кәбестә ашы, чәй һәм ипи)

КФУ физика институтының ашханәсе турында миңа студентлардан  күп ишетергә туры килде. Икенче курста укып, мин анда беренче тапкыр бардым. Ашханәләрнең икесе дә иркен һәм бик матур. Барлыгы 5-6 студент күрдем. Урыннар һәркемгә дә җитәрлек. Тикшерүемнең башында ук студентлар миңа “Син беренче физфакка бар”,- дип ишәрә белән әйтеп калганнар иде.

whm8w_vpmkg
Физика институты ашханәсендә
  • Студентлар фикере

Безгә монда туклану ошап бетми. Беренчедән, монда ис бар. Ул, ахрысы, беркайчан да бетмәс. Кайчагында искиткеч тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, ә кайвакыт кереп, борылып чыккан чаклар да була. Әллә бу күренеш пешерүче апаларның кәефе белән бәйле инде шунда? Монда безгә иң ошаганы – иркенлек. Кайчан керсәң дә, буш өстәлләр күп була. Кайбер вакытта чисталык җитеп бетми кебек.

Бәяләү:

f-eywpvao2i
Физика институты ашханәсендә
  • Ит ризыклары хәләл түгел
  • Төшке аш бәясе уртача 140 сум. (Карабодай белән тавык котлеты, кәбестә салаты, чәй һәм ипи)

Соңгы сүз:

КФУ ашханәлерендә урыннар һәркемгә дә җитәрлек. Чират  торулар күренми. Ләкин ит ризыклары күбесендә хәләл түгел. Әмма дуңгыз ите юк дип ышандырдылар. Мин ике кафеда булдым: “Трали-вали” кафесында пешерүчеләр әйтүенчә, ит ризыклары хәләл, ә икенче корпустагы кафеда ит ризыклары хәләл түгел. Ашханәләрдә туклануны һәркем үзенчә сайлый. Кемдер чисталыкны тикшерә, ә кемдер тәмлелелекне…

Баш ревизор:

Лилия ТУКТАРОВА. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 нче курс студенты.

Автор фотолары.