ДепреСЕССИЯне искә төшереп…

Сессия күптәннән тәмамланып, икенче семестр укулар башланды инде. Ә без кабаттан шул «куркыныч» көннәрне искә төшереп алырга булдык!

4zKWsa1ZJOIЯңа ел белəн беррəттəн, студентлар тормышына дүрт ай эчендə үткəн бөтен материалны яңадан кабатлаттыра торган сессия вакыты да килеп җитте. “Сессия — депрессия” дисəлəр дə, бу дөреслеккə бик үк туры килеп җитми. Депрессия, беренчедəн – психик авыру, андый чир сездə булса, сезне югары уку йортына алмас иделəр, ə икенчедəн, сессия вакытында, киресенчə, группадашлар арасында башка курс укучылары белəн дə аралашу бермə-бер арта. Бу четерекле вакытта “Əзерлəнəсеңме?”, “И- и, син болай да белəсең инде”, “Сиңа тучны автомат инде ”, “ Сездəн ничек алдылар бу зачетны/экзаменны?”, “Синең ничə балл? Ə минеке…”ише əңгəмəлəрдəн өзеклəрне еш ишетеп була. Əйе, без кайгырабыз, лəкин моны депрессия дəрəҗəсенə күтəрергə ашыкмыйк. Əзерлəнсəк, ни дə булса истə кала бит! Өметне югалтмыйк. Өстəвенə, һəр студентның үзенең курыккан фəне бар. Аңа инде без йөз процент əйбəтлəп əзерлəнəчəкбез. Гомумəн, студентлар кайсы фəннəн төннəрен йокламыйча əзерлəнделәр икəн? Һəм бу эшне ерып чыгуның нинди серле ысуллары бар?0914

Ландыш Султеева: Мин кытай телен бирү авыр булыр дип уйлаган идем. Чит тел, өстəвенə иероглифлар бит əле анда, бик буталчык. Ләкин имтихан уңышлы узды. “Халява”ны чакыру белмим, булыша микəн. Бүтəн институтлар зачеткаларын селкилəр, безнең зачеткалар гел деканатта иде. Шуңа безгə баш селкергə генə кала инде.

Рания Гөбəйдуллина: О-о-о, мин бөтен экзаменнан диярлек курыктым, чөнки мин еш кына беренче үрелгəн билетымны түгел, аннан соңгысын алам. Ə анда, гадəттə, иң курыккан сорауларым элəгə.

Зəңгəр күзле, бөдрə чəчле кыз: Иң мөһиме – исəнлек, калганы булыр дигән принциптан чыгып уздырдым бу сессияне.

Руфинə Гарипова: Диалектологиядəн курыктым. Аеруча мишəр диалектында үзенчəлеклəр күп. Ничек ятлап бетерермен дигән идем. Имтиханга кергәч, барысын белгәнлегем ачыкланды.

Исемен оныткан студент: Укып йөрсəң, берсе дə куркыныч түгел. Ләкин мин барысыннан да курыктым.

Азалия Фаттахова : Диалектологиядə мəгълүмат күп. Үзем бик каты итеп укырга, өйрəнергə тырыштым инде. Белмəгəн əйбереңне бернинди ырым-шырым белəн белеп булмый инде, монда алар файдасыз дип уйлыйм.

Сəлахова Алсу