«Дулкыннар» фестивале старт ала

Казанда татар шагыйрәсе Клара Булатованың тууына 80 ел тулуга багышланган
«Дулкыннар» Республика бәйгесен узачак.
Әлеге бәйгенең төп максаты: татар шагыйрәсе Клара Булатованың тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм  милли үзаң тәрбияләү.
Бәйгене уздыру вакыты һәм урыны.

IMG_9085Бәйге дүрт этаптан тора:
I этап – мәктәп туры (2015 елның сентябрь-октябрь айлары) мәктәпнең оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр уздырыла. Җиңүчеләрне урында оешкан жюри сайлап ала.
II этап – район туры (2015 елның ноябрь-декабрь айлары) райондагы оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр уздырыла. Катнашучыларны сайлап алу мәктәп туры нәтиҗәләреннән чыгып тормышка ашырыла.
III этап – Республика туры (2016 елның февраль-март айлары) республика оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр  уздырыла.
Бәйгенең Республика этабында район турының «Вокал», «Нәфис сүз», «Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинацияләрендә I, II, III  урын алучылар  катнашачак. «Рәсем» номинациясендә катнашучылар саны чикләнмәгән. Республика турында катнашу өчен заявкалар район оешмаларыннан якынча 2016 елның  15 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Казан шәһәре,  Г.Тукай ур., 58, 307 нче офис;
тел/факс: (843) 231-81-54
е-mail: mc-idel@yandex.ru
IV этап – Гала-концерт Казан шәһәрендә фестивальнең республика оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытта  (2016 елның март ае) уздырыла.
Игътибар! Республика турын уздыруның төгәл вакыты www.mc-idel.ru «Идел» яшьләр үзәгенең рәсми сайтында күрсәтеләчәк.
«Дулкыннар» бәйгесендә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары,  башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.
Яшь категорияләре:
•  Кече төркем – 1-6 сыйныфлар;
•  Урта яшьтәгеләр төркеме – 7-11 сыйныфлар;
•  Өлкән төркем – урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары.
«Дулкыннар» бәйгесе түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
• вокал – Клара Булатова сүзләренә язылган җырларны башкару. Номинацияләр: вокал-соло, вокаль ансамбльләр. Жюри, катнашучының вокал буенча сәләтен тикшерү максатында кабат җырлатып карау (акапелла) мөмкинлегенә ия.
• рәсем – Клара Булатованың тормышын һәм иҗатын рәсемдә чагылдыру. Авторларның үзләре мөстәкыйль рәвештә ясаган, башка авторлардан күчереп алынмаган эшләре генә кабул ителә. Эшләрнең  күләме А3 форматыннан да кечерәк булмаска тиеш. Эшләрнең икенче ягында әлеге эшнең исеме, авторның исем-фамилиясе, яше, районы, адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм элемтәләр өчен телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш.
• оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр –  Бәйгедә катнашу өчен ике (!) композиция тәкъдим итәргә кирәк булачак: 1. Клара Булатова сүзләренә язылган җырларга нигезләнгән фантазия яисә тезмә (солистлар, инструменталь ансамбльләр, оркестрлар); 2. Халык көйләренә тезмә.
• нәфис сүз, конферанс – Клара Булатова язган һәм аңа багышлап язылган әсәрләрне башкару (номинацияләр: нәфис сүз – конферанс).
Фонограммалар  CD яки USBда китерелергә тиеш. Чыгыш номерларының фонограммасы тәртип буенча яздырылган булу шарт. Барлык CD һәм USBда башкаручы яисә коллективның исеме, чыгышның исеме, трек саны күрсәтелгән булырга тиеш.
«-1» фонограммалары һәм инструментларга кушылып җырлау гына рөхсәт ителә.
Бәйгенең финал өлешенә узган вокалист-катнашучыларга сәхнә киеме һәм көйләрнең сыйфатлы итеп 2 экземплярда яздырылган булуы мәҗбүри. Катнашучыларның барлык фонограммаларында катнашучы шәһәре  (районы), башкаручының фамилиясе, исеме, номинациясе, әсәр исеме һәм трек номеры күрсәтелгән булу шарт.
«Дулкыннар» бәйгесендә узган елларда Гран-при алучылар  катнаша алмый!
Реквизит. Бәйгенең оештыру комитеты коллективларны һәм башкаручыларны сәхнәнең стандарт реквизит җыелмасы белән генә тәэмин итә: бу – өстәлләр, урындыклар.
Жюри яшь категорияләре буенча һәрбер юнәлештә лауреатларны билгели һәм бүләкләрнең күләме, формасы, саны буенча карарлар кабул итә.
«Дулкыннар» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Күрсәтелгән бүләкләрдән тыш:
— профессиональлек һәм актерлык осталыгы өчен;
— Клара Булатова иҗатын югары дәрәҗәдә гәүдәләндергән өчен;
— иганәчеләр тарафыннан билгеләнгән башка төрле махсус бүләкләр тапшырыла.