Егетләр өчен журнал кирәк

Фотограф Рамил Гали  яшь журналистларга егетләр өчен журнал чыгарырга теләвен белдерде.

15 нче март көнне Журналистлар Союзында беренче курс студентлары “Татар-информ” агентлыгының фотографы Рамил Гали белән очраштылар.

Рамил Галиның фотолары үзенчәлекле һәм мәгънәле булулары белән аерылып тора. Шуңа күрә әлеге очрашуда студентлар фотога төшерү өлкәсендә күп яңалык алдылар. Беренче чиратта, фотограф үзенең фотогалереясе белән таныштырып үтте. Журналистлар берлегендә аның шәхси күргәзмәсе ачылган иде. Шунда күрсәтелгән фотолар тарихына да тукталып алды.

Рамил Гали фотографияне тел диеп саный. Телсез халык булмаган кебек, фотографиясез дә фотограф була алмый. Ә фотография уңышлы һәм матур чыксын өчен, студентларга берничә киңәшен җәлләмәде. Ләкин аның иң борчылганы – фотога төшерү серләрен ача торган дәресләр булмау. Шул турыда сүз алып барганда, үзенең уңышлы чыккан фотоларын детальләп аңлатты һәм еш килеп чыга торган кимчелекләргә басым ясады. Мәскәү, Нью-Йорк һәм башка шәһәрләрдә фотога төшереп, камилләшкән Рамил Гали фотография, иң беренче карашка, кызыксыну уятырга тиеш икәнлеген ассызыклады. Әгәр дә ул кешедә бернинди хис уятмый һәм уйланырга мәҗбүр итми икән, димәк, фото уңышсыз килеп чыккан.

Гәҗит-журналларның тышлык бите турында сүз киткәндә, “Идел” журналына фотолар төшерүе турында сөйләп китте. Һәм үзенең хыялы белән дә бүлеште. Рамил Гали егетләр өчен махсус журнал чыгару теләге белән янып яши. Әмма үзе әйтмешли, “акча юклыктан” кәефе кырылса да, киләчәктә үз максатына ирешәчәгенә ышана. Бигрәк тә татар егетләре дөньядагы иң матур егетләр дип саный ул. “Кызлар турында журналлар бихисап булгач, егетләр турында нигә әле ачмаска?” –  дигән фикердә очрашуны төгәлләде.

Рәфидә Галимҗанова