Эх, җиләкле җәйләрнең, оныта алмамын тәмен!..

Күпләребезгә таныш җырда нәкъ шулай дип җырлана. Чыннан да – җәй тәме, яме  – иркен болында кызарган җир җиләге. Бүген күпләребез аны җыю, кышка әзерләү белән мәшгульдер. Кемдер кайнатма кайната, ә кемдер суыткычта катырып саклый. Җир җиләгенең файдасы белән танышырга тәкъдим итәбез.

CdHQgzz6PKg

  1. Җир җиләгендә пектин, шикәр, дуплау матдәләре, тимер, кальций бар. Ул лимон һәм алма кислотасына, С витаминына бай.
  2. Җиләк аппетитны, хәтерне яхшырта, су эчәсе килүне баса, ашкайнату процессын яхшырта, матдәләр алмашын, кан басымын көйли.
  3. Җиләкне кышка киптереп кую да файдалы. Ул тирләтү чарасы буларак кулланыла, салкын тигәннән файдасы бар.
  4. Халык табиблары җиләкне гипертония, эчәклек белән проблемалар булганда кулланырга куша.
  5. Җиләкне яман шешне булдырмау максатыннан да ашарга кирәк, ди алар.

Табиблар, аллергологлар җиләкне кулланганда чаманы онытмаска чакыра. Җир җиләген күп куллану нәтиҗәсендә тән тиресендә кызару, кычыту, тимгелләр чыгарга мөмкин, баш әйләнү, күңел болгану китереп чыгарырга мөмкин.

93dbbadb-c4bb-4ea1-8fe1-770b8315131c_tv