Фәндә кемнәр беренче?

Кичә Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында иң яхшы фәнни эш башкарган КФУ студентларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Диплом һәм рәхмәт хатларын җиңүчеләргә Казан федераль университетының беренче проректоры, социология кафедрасы җитәкчесе, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Минзарипов, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Наталья Журавлева, шулай ук юнәлешләр буенча жюри рәисләре Илгизәр Рәхимов һәм Леонид Попов тапшырды.

Бүләкләү тантанасын Рияз Минзарипов ачып җибәрде. Ул әлеге бәйгенең фән белән кызыксынган өметле студентларны барлау максатыннан оештырылганын әйтте. “Безнең университет белем бирү оешмасыннан фәнни үзәккә әйләнеп бара, нәкъ менә шуңа күрә дә әйләнә-тирәдәге яңа күренешләрне өйрәнергә теләгән студентларга ярдәм итәргә кирәк. Университетта фән белән шөгыльләнүчеләр үзләре сайлаган һөнәргә юл яра. Фәнни эшчәнлек алып баручы студентлар үз эшләренең чын осталары булачак.”, – дип белдерде ул.

Фәнни бәйгедә 3 юнәлеш буенча көч сынашканнар: Табигый фәннәр, инженер-техник, социогуманитар фәннәр. Менә алар – җиңүчеләр (I нче урыннар):

 Табигый фәннәр юнәлеше: Галиуллин Илһам Ирек улы, Физика институты, 4 курс. (Фәнни җитәкчесе: Бикмаев И.Ф.)

Инженер – техник юнәлеше: Мөхәммәтҗанов Фаил Фәнил улы, Физика институты, магистр, 1 курс (Фәнни җитәкчесе: Латыпов Р.Р.)

Урманов Марат Данил улы, КФУнын Яр Чаллы институты, магистрант, 1 курс (Фәнни җитәкчесе: Хөсәенов Р.М.)

 Социогуманитар фәннәр юнәлеше: Илаева Раилә Әнис кызы, КФУның Алабуга институты, 5 курс (Фәнни җитәкчесе: Савина Н.Н.)

Бу елны әлеге бәйгенең икенче турына барлыгы 176 фәнни хезмәт тәкъдим ителгән. Алар арасыннан бары тик 44 эш кенә финал этабына үтә. Җиңүчеләр диплом һәм рәхмәт хатларыннан кала бер тапкыр югары стипендия алачак, фәнни җитәкчеләргә исә премия биреләчәк.

Салават Юсупов, Илүсә Зәйнетдинова