Фәнне үстерү өчен Казан вузларына 40 млн сум бүлеп бирелде

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнне үстерү чыгымнарын раслаган һәм Казан вузларына 40 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта ведомство порталында урнаштырылган Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы документларында күрсәтелгән.

Фән өлкәсендә 2018 елга бурычлар кысаларында эшләрне башкаруга чыгымнарны раслау турындагы карарда федераль бюджеттан бирелгән акча күләме күрсәтелгән.

Документта Казан федераль университеты 32 млн сум, Казан химия-технология университеты 6 млн чамасы, Казан авиацион институты 4 млн сумнан артык акча алачак.