Әгәр бу шәһәрдә үзеңне бөтенләй башка рольдә сынап карарга теләсәң, Free Hugs флэшмобында катнашып кара! Бу – синең кешеләрне, дөньяны җылытуга керткән зур өлешең дә булыр.
Моның өчен нибары яхшы кәеф, “Кочаклашабызмы?” дигән гап-гадәти бер плакат ясарга һәм 26 августта Казанның Меңъеллык паркына килергә кирәк.
Кагыйдәләре:
- әкрен атлап барырга;
- матур итеп эндәшергә;
- начар гадәтләр, негатив уйлардан котылырга;
- очраган кешеләрдән “Сез кочаклашырга ризамы?” яки “Кочаклашабызмы?” дип сорарга;
- рөхсәттән башка кочакламаска.
Кайчан: 26 август, 13.00 сәгатьтә
Кайда: Меңъеллык паркы, Островский урамы, 38
Бәясе: бушлай
Мәгълүмат «Ялкын» сайтыннан алынды