FREE HUGS

83a43028e983a82a190786c1ed0cb0ffӘгәр бу шәһәрдә үзеңне бөтенләй башка рольдә сынап карарга теләсәң, Free Hugs флэшмобында катнашып кара! Бу – синең кешеләрне, дөньяны җылытуга керткән зур өлешең дә булыр.

Моның өчен нибары яхшы кәеф, “Кочаклашабызмы?” дигән гап-гадәти бер плакат ясарга һәм 26 августта Казанның Меңъеллык паркына килергә кирәк.

Кагыйдәләре:

  • әкрен атлап барырга;
  • матур итеп эндәшергә;
  • начар гадәтләр, негатив уйлардан котылырга;
  • очраган кешеләрдән “Сез кочаклашырга ризамы?” яки “Кочаклашабызмы?” дип сорарга;
  • рөхсәттән башка кочакламаска.

Кайчан: 26 август, 13.00 сәгатьтә

Кайда: Меңъеллык паркы, Островский урамы, 38

Бәясе: бушлай

 

Мәгълүмат «Ялкын» сайтыннан алынды