Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологиясе хезмәткәрләре «Һөнәрләр ярминкәсе — 2019» чарасында катнаштылар. Аның кысаларында Татарстан Республикасының Югары Ослан районы мәктәп укучылары белән очрашу булды. Районның 16 авыл мәктәбендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары Геология һәм нефть-газ технологияләре институтына керү тәртипләре, абитуриентлар өчен үткәрелгән чаралар турында белделәр, институт мөгаллимнәре тарафыннан үткәрелгән конкурста катнаштылар.
Моннан тыш институт вәкилләре Казанда үткән V «Открытие талантов» республика форумында катнаштылар. Биредә алар шулай ук институт белән таныштырдылар. 2 көн дәвам иткән күргәзмәне Татарстанның 1200 студенты һәм мәктәп укучысы караган. Монда республика буенча 49 оешма күрсәтелгән була.