Хәтер сагында

Сентябрьдә Казан федераль университетының «Кар десанты» отряды үз эшен башлап җибәрде. 

aarfddi55qk

«Кар десантының» студентлар төркеме кабат Ленинград өлкәсе Тосненский районы Любань шәһәренә юл алдылар. Экспедиция әгъзалары алдында бу урыннарда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны табу һәм казып алу бурычы тора. Билгесез сугышчыларның җирләнү урыннарын табу операцияләре үткәрелде. Эзләнү нәтиҗәсендә һәлак булган солдатлар күмелгән 2 воронка табыла. Воронка — ул снаряд шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән чокыр.

ngehly8cnlg

Эзләнү отряды эше нәтиҗәсендә һәлак булган сугышчы медальоны табыла, ләкин аның шәхесен билгеләп булмый.

2017 елның язында эзләнү отрядларына 1941-1945 елларда Ватаныбызның азатлгы өчен һәлак булган сугышчыларның күмелү урыннарын табу буенча зур эшләр башкарырга туры киләчәк.

u4ysaucsudi

Вакыт үтә, ләкин Бөек Ватан сугышы, аның батырлары турында хәтер мәңге саклана.