Халыкара музейлар көненә — театраль экскурсия

Иртәгә, 18 нче май — Халыкара музейлар көне. Мәгълүм ки, Казан университеты музейларга бик бай. Шул уңайдан бу көнне Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында белем алучы студент-музеологлар «Ночь еще живых студентов» дигән театральләштерелгән экскурсия тәкъдим итә. Ул 18.00 сәгатьтә КФУ төп бинасының фойесында старт ала. Анда теләгән һәркем катнаша алачак ди оештыручылар.