Химия институтында ачык ишекләр көне

14 декабрь көнне Химия институтында ачык ишекләр көне узды. Чарада Татарстан Республикасыннан тыш Россиянең башка төбәкләреннән дә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты. 

Матур гадәт буенча очрашуны уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Лариса Шайдарова ачты һәм Химия институты тарихы һәм Казан университетында химия юнәлешнең бүгенге торышы турында сөйләде. Химфак студентлары алдында уку вакытында гына түгел, диплом алганнан соң да нинди мөмкинлекләр ачылуына аерым басым ясалды. Фикер алышуның иң кызу темасы булып белгечлек һәм бакалавриат арасындагы сайлау булды. Лариса Геннадиевна ике әзерлек юнәлешенә бәя  бирде һәм үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирде.

Алга таба социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анна Гедмина чыгыш ясады. Ул студентларның укудан тыш эшләре, тулай торак белән тәэмин ителеш, төрле стипендияләр һәм материаль ярдәм турында сөйләде.

Институтны тәкъдим иткәннән соң мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары сораулар бирде һәм Химия институтының лабораториясендә булдылар. Аларның күбесен студентлар сыйфатында институтта күреп булыр дип ышанабыз.